Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бушлай да юк, акчага да: Татарстанда популяр вакциналар беткән

Татарстан балалар поликлиникаларында кызылча, кызамык һәм паротитка каршы вакцина юкка чыккан. Бу хакта ата-аналар борчылып чаң суга.

news_top_970_100
Бушлай да юк, акчага да: Татарстанда популяр вакциналар беткән
"Республика Татарстан"

Татарстан балалар поликлиникаларыннан кызылча (краснуха), кызамык (корь) һәм паротит яки колак арты бизе шешүгә каршы вакцина юкка чыккан. Балаларына прививка ясатыр вакыт җиткән ата-аналар бу хакта борчылып чаң суга. Бер үк вакытта поликлиникалардан җил чәчәге һәм менингококк инфекциясенә каршы импорт вакциналар да «югалган». Кызылча, паротит һәм кызамыкка каршы өч компонентлы КПК вакцинасын беркайдан да табып булмый, шулай да кайбер шәхси клиникаларда бу препаратларның аз гына запасы калган һәм анда прививканы түләп ясатырга мөмкин. «Татарстан Республикасы» хәбәрчесе Дарья Субботина дефицитның сәбәбен һәм балалар прививкалары белән хәлнең кайчан җайга салыначагын ачыклаган.

Беркем дә көтмәгән иде

Өч инфекциягә – кызылча, паротит һәм кызамыкка (КПК) каршы прививка Илкүләм прививкалар календаренә кертелгән, аны 1 һәм 6 яшьтәге балаларга ясыйлар.

– 1 яшьтә безгә, прививкалар зарарлы дип табылу сәбәпле, КПК ясалмый калды. Табиб хәзер вакцинацияне рөхсәт итте. Поликлиникага киләбез, ә педиатр «инде 1-2 ай бу вакцина бөтен Казанда юк» ди. Кызылча һәм кызамыктан аерым прививка тәкъдим итә, әмма мин комплекслы прививка ясатырга телим, – дип сөйли 2 яшьлек баласы белән 7нче балалар поликлиникасына йөрүче Юлия.

Наталья һәм аның баласы белән дә шундый ук хәл: 6 яшьлек кызга КПКны ревакцинацияләүгә юллама бирелгән, ә Мәскәү районындагы 1нче балалар хастаханәсенең 2нче поликлиника бүлегендә препарат табылмаган.

– Һәм бу – төрле куркыныч йогышлы авырулар таралган вакытта, – дип борчыла ханым.

Өч компонентлы КПК вакцинасы хәзер Казанның балалар поликлиникаларында гына түгел, бөтен республикада юк икән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов, әлеге күренешкә комментарий биреп, КПК вакцинасының чираттагы партиясен китерү план буенча өченче кварталда – 30 сентябрьгә кадәр булырга тиешлеген хәбәр итә. Әмма препаратның яңа партиясе әлегә кадәр килмәгән. Шул ук вакытта, препарат элек гадәттә квартал уртасында килгәнлектән, поликлиникаларда дефицит булыр дип көтелмәгән, һәм препаратны актив кулланганнар. Нәтиҗәдә, инде август ахырында ук КПК вакцинасы һәр поликлиникадан гына түгел, ә бөтен җирдән дә югалган.

– Илкүләм календарь кысаларында безгә вакциналар китерүче федераль тәэмин итүче, «кызамык, паротит, кызылча», «кызамык, паротит» һәм «паротит» вакциналарын китерү вакыты күчерелә, дигән мәгълүмат җибәрде. Товар белән тәэмин итүчедән алынган мәгълүматта октябрьдән ноябрь ахырына кадәрге интервал күрсәтелә. Препаратларны китерү вакытын күчерү сәбәпләре турында безгә хәбәр итмәделәр, – дип сөйли Лопушов. Шул ук вакытта ул кызамыктан моновакциналарның республикада җитәрлек күләмдә булуын билгеләп үтә.

Тагын нәрсәләргә дефицит бар?

КПКдан тыш, хәзер җил чәчәгенә каршы «Валирикс» һәм менингококк инфекциясеннән «Менактра» популяр импорт вакциналары да җитешми. Элек теләгән кеше алдан язылып, чираты җиткәч, балалар поликлиникасында бушлай прививка ясата ала иде, дип искә төшерә мәктәпкәчә яшьтәге баласы булган әти-әниләр.

– Мин инде аларны берничә ай «аулыйм». Тик күптән түгел генә шәфкать туташы «менингиттан бушлай прививка, мөгаен, бүтән булмастыр» дип әйтте, – дип зарлана Казанда яшәүче Аделина, аның баласы «Азино» балалар поликлиникасына беркетелгән.

Дмитрий Лопушов аңлатканча, җил чәчәге һәм менингитка каршы вакциналар прививкаларның Илкүләм календаренә кермәгән, шуңа күрә алар поликлиникаларга мәҗбүри рәвештә китерелергә тиеш түгел.

– Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы «әлеге вакциналар белән тәэмин ителеш туктатылган» дигән бернинди хат та алмады. Әмма җил чәчәге һәм менингококк инфекциясеннән прививканы без бары тик хәрби хезмәткә чакырылучыларга гына ясатырга тиешбез, – дип билгеләп үтә Лопушов. – Быелгы көзге чакырылышка без бу препаратларны сатып алдык. Әмма җил чәчәгенә каршы вакцинаны аның белән авырмаган кешеләр генә ала. Ә хәрби хезмәткә чакырылыш яшенә җиткәндә, аларның саны 1 процент кына тәшкил итә, шуңа күрә вакцинаның күп өлеше артып кала. Менингококк инфекциясенә каршы вакцинаның да калганнары бар. Чакырылыш тәмамлангач, без бу препаратларны балалар поликлиникаларына бирәбез. Хәрби хезмәткә чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам иткәнлектән, калган вакциналар балалар поликлиникаларына 2024 елның гыйнварында керәчәк. Без аларны, гадәттә, һәр поликлиникага теләүчеләр саны буенча пропорциональ бүлеп бирәбез. Моның өчен поликлиникаларда көтү кәгазе алып баралар, теләгән һәркем языла ала.

Ә акча түләсәң?

«Республика Татарстан» хәбәрчесе ачыклаганча, Россиядә чыгарылган КПК вакцинасын һәм импорттан кергән «Валирикс» һәм «Менактра»ны хәзер шәхси медицина клиникаларында да табу кыен. Мәсәлән, «Разумед» һәм «Гаилә сәламәтлеге» («Здоровье семьи») челтәрләренең арадашчы үзәкләрендә, өч дефицитлы вакцинаның берсе дә юк һәм кайчан булачагы да билгесез, дип хәбәр иттеләр.

– Кызамык яки кызылчадан аерым вакцина гына бар, – дип төгәллек кертәләр «Гаилә сәламәтлеге»ндә.

«Айболит»та өч прививкадан бары тик «Менактра» гына табылган. Бәясе – 5900 сум, өстәп, анализлар (вакцинация алдыннан кан һәм сидек тапшырырга кирәк).

– Вакцина бик аз калды, һәр филиалда берешәр ампула гына, шуңа ашыгыгыз, – дип кисәттеләр колл-үзәктә.

«Яраткан табиб»та да («Любимый доктор») үзебездә җитештерелгән КПК калмаган, аның каравы, җил чәчәгенә каршы «Валирикс» вакцинасы табылган. Колл-үзәктә төгәллек кертүләренчә, ул 20 данәдә генә калган. Бәясе – 1 укол өчен 5250 сум. Ә прививканы 2 ай аралыгы белән 2 тапкыр ясарга кирәк булганлыктан, 2 дозаны да берьюлы сатып алырга мөмкин. Димәк, акча янчыгыннан минус 10,5 мең сум. «Менактра» да бар, бәясе – 5500 сум. Бу бәягә вакцина ясатыр алдыннан табибның кабул итүе һәм каравы да кергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100