Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рефинанслау: ипотека кредиты түләүләрен ничек киметергә?

Ипотека алган һәр кеше дә аның түләү бәясен киметергә каршы түгелдер. Ипотеканы рефинанслау түләүләрне киметә. Моның өчен иң беренче кая мөрәҗәгать итәсе һәм нәрсә эшлисе?

news_top_970_100
Рефинанслау: ипотека кредиты түләүләрен ничек киметергә?
Салават Камалетдинов
  • Рефинанслау — яңа кредит алып, булган кредитны ябу. Еш очракта кредит ставкалары түбәнәйгән вакытта эшләнә.

«Рефинанслауны ел саен да ясарга була»

Икътисад фәннәре докторы Игорь Кох рефинанслауның файдага булуын әйтте. Ул аңлатканча, кредитның ставкасы түбәнәйгән очракта гына ипотека һәм башка төрле кредитларны рефинанслауның мәгънәсе булачак.

Ипотека кредитлары еш рефинанслана, чөнки алар озак срокка бирелә. Шактый кеше ипотека кредитын күп еллар элек алган, ул вакытта ставкалар югарырак иде, 15 процентка да җиткән вакытлар булды. Бүгенге көн өчен бу бик югары күрсәткеч. Хәзер бирелә торган кредитлар ставкасы күпкә түбәнрәк, шуңа күрә күп кенә ипотекалы кешеләр рефинанслауга бара. Кайвакыт шул ук банк үзенең кредитын рефинанслый, ләкин ешрак очракта башка банкка күчәргә туры килә.

Киләчәктә рефинанслау файдалы булырмы икәнен әйтүе авыр, ставкалар түбәнәячәкме, юкмы билгесез. Кредит ставкасы түбәнәеп торган вакытта, рефинанслауны ел саен да ясап торырга була. Бу, әлбәттә, ипотека түләүче кешенең теләгеннән генә тормый, банк теләгеннән дә тора. Банклар киләчәктә дә шулай ук рефинанслауны тәкъдим итәрләр дип ышанып калыйк, — диде Игорь Кох.

Икътисад фәннәре докторы рефинанслауның зыяны банкларга нинди дәрәҗәдә булуын да аңлатты.

Рефинанслаучы банкка бу файдалы, чөнки алар башка банкның әзер клиентын үзенә җәлеп итә. Ә үзенең кредитларын рефинанслаучы банкларга кимрәк дәрәҗәдә файдалы, чөнки аларга акча әзрәк түләнә башлаячак. Шулай да, банк үзенең клиентына рефинанслау тәкъдим итми икән, димәк, ул клиентын югалтырга мөмкин, — диде ул.

Шулай ук Игорь Кох, ипотеканы рефинанслау өчен уңышлырак банк сайлаганда, кредит брокерлыгы компанияләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын әйтте. Компанияләрдән ярдәм сорамыйча да, һәр кеше бу эшне үзе башкарып чыга алуын да аңлатты.

«Моның өчен вакыт кирәк, әмма ул файда китерә торган эш»

Кредит брокерлыгы компанияләре рефинанслау эшләре белән еш очраша, шуңа күрә аның үзенчәлекләре турында алардан сораштык.

«Хәзер рефинанслау буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп, димәк, ипотеканы рефинанслауның актуальлеге бар. Әлеге процесс яңадан ипотека кредиты алган кебек, аермасы шул гына — торак эзлисе юк», — диде «Брокер Альянс Премиум» компаниясе вәкиле Алмаз Хөсәенов.

Шулай ук ул беренче банк икенче банкка күчәр өчен белешмә бирмичә кала алмавын әйтте.

Белешмәне банк хезмәткәрләреннән курыкмыйча сорарга кирәк, алар аны бирергә тиеш. Тик бу эшне алданрак эшләргә кирәк, чөнки аны 1-2 көн эчендә генә әзерләмиләр. Белешмә көтү вакыты ай буена да сузылырга мөмкин.

Кредит брокерлыгы белән шөгыльләнгән «Этажи» федераль риелторлык компаниясенең ипотека бүлеге җитәкчесе Диана Хәйруллина да рефинанслауның бик актуаль һәм файдалы булуын әйтте. Аның әйтүенчә, бер тапкыр ипотека кредитын рефинанслаган клиентлар бу эшне кабат-кабат башкаралар, чөнки кредитның процент ставкасы кими.

Ул әлеге эшне якынча бер айда башкарып чыгарга була дип белдерде. «Рефинанслау өчен вакыт кирәк, әмма ул файда китерә торган эш», — диде Диана Хәйруллина.

Кешеләр бу рефинанслау эшен башкарганда нинди алдауларга дучар булырга мөмкин?

Банклар тарафыннан алданып булмыйдыр, ә менә рефинанслауда ярдәм итәргә алынучы брокерлык компанияләре арасында намуссызлары булырга мөмкин. Рефинанслауда ярдәм иткән өчен йөзәр мең сум акча сораганнары да бар, бу хезмәт аның хәтле тормый. Брокерлык компаниясенә мөрәҗәгать иткән кеше эш тулысынча барып чыкканнан соң гына түләргә тиеш, — дип аңлатты «Этажи» компаниясе вәкиле.

Шулай ук Диана Хәйруллина хәзерге вакытта кемнәр рефинанслаудан иң күп файда алырга мөмкин икәнен әйтте:

Кемнәр юридик заттан яңа йорт алган һәм аларның 2018 елдан бирле икенче яки аннан соңгы балалары туган, йә гаиләдә сәламәтлеге чикләнгән бала туган булса — алар өчен рефинанслау 4,5 проценттан булачак.

«Рефинанслауны һәр кеше үзе ерып чыга ала»

Үзе ипотекасын рефинанслаган Рамил дә киңәшләрен бирде.

Рефинанслауны һәр кеше үзе ерып чыга ала, мин эшләп чыктым. Шуңа күрә ниндидер компанияләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итмим. Сиңа ярдәм итәм дигән компанияләргә барсаң, шул эшнең зур өлешен син үзең үк эшлисең. Алар сиңа өйрәтеп кенә утырачак. Ул компанияләр синең өчен банкка барып белешмә алмый.

Моңа кадәр ипотека биргән банкның да сине җибәрәсе килми, алар төрлечә каршылыклар ясарга мөмкин: ике тапкыр йөртергә, сузарга, дөрес түгел белешмә бирергә. Шуңа күрә банктан белешмә алган вакытта да, гариза язганда да бөтен нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: даталар дөрес, фамилия язылган, нөсхәләр куелган булсын. Аларның максаты — сине үзләрендә мөмкин кадәр озакка калдыру.

Ике-өч тапкыр йөрмәс өчен, рефинанслаучы банк хезмәткәрләреннән бөтен нәрсәне сөйләтергә кирәк. Нинди документлар кирәк икәнен төгәл белешсәң яхшы.

Ипотека бирә торган кайбер банклар беренче түләүдә ике тапкыр артык сумма сорый — ипотека биргән өчен өстәмә түләү алалар. Аны алар алдан ук әйтмиләр, шуңа күрә читенсенмичә бөтен нәрсәне сөйләтеп бетерергә кирәк.  

Сайлаган вакытта берьюлы берничә банкка да мөрәҗәгать итәргә була. Банк тәкъдим иткән процент ставкасына карыйсы түгел, түлисе акчаны исәпләтеп карарга кирәк. Ничә сум акча түләячәксең, шул санны карыйсы. Шуның буенча түләүләрнең күпмегә кимегәнен күреп була. Кайсы банк арзанрак тәкъдим итә, шунысын аласың.

Иренмичә, бүгеннән үк тотынырга һәм эшләргә кирәк. Хәтта бер айга түли торган акча 500 сумга гына кимесә дә, моның файдасы була, чөнки аның чыгымы кайтарыла. Чыгымнар, гадәттә, йортны бәяләү белән бәйле була, - диде Рамил.

Нидән башларга?

  1. Ипотека кредиты алган банктан алар үз-үзләренә рефинанслау ясыйлармы, юкмы икәнен белешергә кирәк.
  2.  Әгәр банк үзе биргән кредитны рефинансламый икән, башка банкка мөрәҗәгать итәргә була. Тик анда да, иң беренче эш итеп, алар сезнең кредитыгызны рефинанслыймы, юкмы икәнен белешергә кирәк.
  3. Киләсе адым итеп ипотека алган банктан рефинанслау өчен белешмәләр сорыйсы. Берсендә ипотека кредитын ябар өчен түлисе калган сумма язылырга, икенчесендә рефинанслауга рөхсәт булырга тиеш. Моның өчен гариза тутырырга кирәк. Бу очракта игътибарлы булыгыз: гаризаны тутырырга махсус бланк була торып, банк аны ирекле формада язарга тәкъдим итәргә мөмкин. Һәм аннары үзләре үк гаризаны кабул итмәячәк.
  4. Белешмә әзер булгач, барлык кирәкле документларны алып, рефинанслый торган банкка барасы. Яңа банк белән килешү төзисе.
  5. Акча бер банктан икенчесенә күчкәч, беренче банкка кайтып, кредитның вакытыннан алдан түләнүен белдертеп гариза язасы, закладная аласы. Әлеге документта кредитның яңа банкка күчүе турында язылырга тиеш. Шулай ук банкта күчемсез милеккә карата чикләүләрне бетерә торган килешүгә (договор о снятии обременения) кул куясы.
  6. Шуннан соң фатирга чикләүләрне яңа банкта салырга кирәк. Моны күпфункцияле үзәк аша эшлисе. Шулай итеп яңа килешү һәм ипотека кредиты бирә торган банкның алмашыну факты Росреестрда теркәлә.

Документлар исемлеге

  • Паспорт, СНИЛС, гаилә хәлен раслаучы документ.
  • Милек таныклыгы, белем алу турындагы документлар.
  • 2-НДФЛ яки банк формасы буенча белешмә, пенсия фондыннан шәхси счетның өземтәсе (выписка из лицевого счета в ПФР).
  • Хезмәт кенәгәсенең расланган күчермәсе яки эш урыныннан килешү күчермәсе.
  • Йорт кенәгәсеннән өземтә.
  • Кредит буенча документлар: кредит килешүе, түләүләр графигы, кредитны ябар өчен түләргә калган сумма язылган белешмә, киләсе залог турындагы белешмә (беренче банктан рефинанслауга рөхсәт белдергән белешмә).
  • Шулай ук өйне яңадан бәяләтеп, документ аласы.

Тулырак тагын нинди документлар кирәк булырга мөмкин икәнен рефинанслаучы банктан белешеп була.

Иминиятләштерү турында да белешергә кирәк. Сезгә страховка ясаган компания яңа банкта аккредитацияләнмәгән булса, яңадан иминиятләштерәсе була.

Хәзерге вакытта ипотека кредиты алыр өчен нинди ташламалар каралган?

2020 елның беренче ноябренә кадәр һәр теләгән кеше ипотеканы 6,5 проценттан алырга мөмкин. Тик моның үзенчәлекләре бар.

Бу программа нигезендә, Мәскәү, Санкт-Петербургта бәясе 8 миллионнан артмаган, башка төбәкләрдә 3 миллионнан кыйммәт булмаган тораклар ипотекага бирелә. Минималь взнос шул бәянең 20 процентыннан ким булмаска тиеш. Әлеге программа буенча яңа фатир гына алып була, кулланылган торак алу мөмкинлеге юк.

Шулай ук ана капиталын кулланып ипотека кредитының бер өлешен түләү мөмкинлеге бар.

35 яшьләре тулмаган яшь гаилә коручылар өчен дә субсидияләр каралган.

Хәрби хезмәткәрләр өчен дә ипотека кредиты буенча ташламалар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100