Төзелеш материалларына өч тапкыр бәя арту эшсезләр армиясенә китермәсме? | intertat.tatar

Төзелеш материалларына өч тапкыр бәя арту эшсезләр армиясенә китермәсме?

Бәяләр артудан зарланмаган кеше юктыр бүген. Азык-төлеккә бәяләр артып кына калса, төзелеш материаллары бөтенләй үк дефицитка әйләнә башлаган. Төзелеш материаллары ни сәбәпле шулай арткан, бүген йорт салу күпмегә төшә — шушы һәм башка сорауларга җавапны табарга тырыштык.

Җәй көне күпләр төзү, төзекләндерү эшләренә алына. Кем йорт күтәрә, кем түбә алыштыра, кем койма куя. Үзебез исә, мунчаны тәртипкә кертергә уйладык. Бер генә стенасын төзәтеп җибәрәсе бар дип, төзелеш материаллары кибетеннән ирем иң арзанлы плитка алып кайтты. Искегә тисәң, исең китәр, диләрме әле, ул гына җитмәде, плитка тагын кирәк булып чыкты. 383 сумлык плитка 10 көн эчендә 430 сум булып куйган иде. Бәяләр көнен дә, төнен дә үскән булса кирәк.

«Кибеткә барган саен бәяләргә исебез китеп кайта»

Гүзәл һәм Эдем Османовларның үз йортлары белән яшәү хыялларын быелгы төзелеш материаллар бәяләре чеметә. Алар Биектау районы Семиозерка авылында яшиләр. «Без ирем белән башта фатир арендалап тордык. Үз йортыбызда яшәү турында хыялландык. Җир алып, шуны тормышка ашыра башладык. Башта ук зур өй торгызырга мөмкинлегебез булмаганга, кечкенә генә йорт салып, шунда яши дә башладык. Менә инде өч кышыбызны шунда үткәрдек. Шул вакыт эчендә йортыбызны да әкренләп төзедек. Балалар да үсә, кечкенә йортта кыенрак була башлады.

Аннары менә шушы коронавирус зәхмәтеннән иремнең әнисе һәлак булды. Ул Үзбәкстанда, ирем хәтта анасын күмәргә дә бара алмады. Кайнанам үлгәч, иремнең апасының ике кызы ятим калды. Хәзер безгә аларны монда алып килергә кирәк, ә мондый кечкенә өйдә яшәүчегә, әлбәттә, социаль хезмәт вәкилләре рөхсәт бирмәячәк», — ди Гүзәл.

Гүзәл кечкенә баласын шәхси балалар бакчасына урнаштырып, эшкә чыга, чөнки ире генә эшләгән акчага алар йортны әле тиз генә салып бетерә алмаячагын аңлый ул. Шул арада ире белән икесенә опекунлык кәгазьләре артыннан да чабарга туры килә.

«Үткән елны акча да күп булмагач, әллә ни хәтле әйбер алып куеп булмады. Хәзер бәяләр күккә ашты! Бөтен әйбергә икеләтә-өчләтә арткан. Профнастил узган ел 480 сум иде, хәзер ул 1500 сум бит. Электр уты кертү өчен бер бәйләм чыбык 2 мең булса, бүген 5 мең сум булган. Без якынча 700 мең сумга исәпләгән идек, хәзер безгә барысы өчен дә 1,5 млн сум кирәк булачак. Өй тирәли койма тотарбыз дип тә уйлаган идек, өй эчләрен эшләп булса, коймасыз да торырбыз инде.

Иң кирәклесен генә эшләп бетереп, обойсыз, ишекләрсез булса да күчәрбез дип уйлыйм. Калганы тора-бара булыр инде. Төзелеш материаллары кибетенә барган саен бәяләргә исебез китеп кайта.

Дефицит турында әйтә алмыйм, безнең бистәдә генә дә әллә ничә йорт күтәреп киләләр», — ди Гүзәл.

Венера исемле танышым да бакчаларында ачык веранда салып куйдылар. «Кайбер әйберләргә өч тапкыр бәяләр арткан. Кечкенә генә ачык верандага да 100 мең сум китте. Бу төзелеш материалларына гына әле, тәрәзәдән башка. Эше өчен түләргә туры килмәде, анысын үз көчләребез белән ерып чыктык. Веранда гына төзегәндә дә ыштансыз кала яздык», — ди ул.

«Бу дефицит 80нче елларны хәтерләтә»

Төзелеш турында «Ханский дом» төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов белән дә сөйләштек. «Бәяләр бик нык артты, әле һаман да күтәрелә. Ул гына да түгел, төзелеш материаллары юк бит, дефицитка әйләнде. Мәсәлән, кирпеч заводлары хәзер квоталар урнаштыра башладылар. Кешенең акчасы, теләге булса да, кирпеч юк, ул үзенең чираты җиткәнен көтәргә мәҗбүр. Болар барысы да 80нче елларны хәтерләтә: кешенең мөмкинлеге дә бар, ә товар юк.

Кайбер җитештерүчеләр йорт салучы эре оешмаларга бәяләрне күтәрмәү турында гарантия хатлары бирәләр иде. Килеп туган вәзгыятьтә алар бәяләрне дә, төзелеш материалларының күләмен дә элеккеге халәттә саклый алмый башладылар һәм үзләренең гарантияләрен дә үтәмиләр. Менә шундый очраклар да күп.

Шәһәр читендәге торак бәясе бүгенге көндә 40 %ка артты. Минемчә, көз көне моның «икенче дулкыны» булачак һәм бәяләр тагын да артырга мөмкин. Бәяләрнең күпмегә артачагын якынча да фаразлап булмый.

Акча җыеп, быел йорт салырга җыенган кешеләргә бик кыенга туры киләчәк. Үткән елны йорт салырга дип исәпләнгән акча быел аның диварларын күтәрергә генә җитәргә мөмкин.

Агачның да, кирпечнең дә, тимернең дә аналоглары юк, аларсыз төзеп булмый.

Әле генә бер җитештерүче белән очраштым. Алар күбесе хәзер үзләренең товарларын чит илгә чыгара. Мәсәлән, бу компаниянең җитештерелгән продукциясен ике елга алдан алып куйганнар. Менә мондый хәлләр бәя артуга да, базардагы дефицитка да китерә.

Узган ел гади генә бер катлы йорт өч миллион сум торса, бүген ул биш миллион сум. Әйткәнемчә, бу бүген шулай, иртәгә үк бәя икенче төрле булырга мөмкин, — ди Ильяс.

«Кадакка хәтле кыйммәтләнде»

Төзелештә прораб булып эшләүче Виталий белән дә бәяләр турында сөйләштек.

«Кирпеч дефицит бүген. Агач, тимер төзелеш материалларына бәя бик югары. Элек 12 ммлы йомычка фанера плитәсе 480 сум булса, хәзер ул 1900 сум. Бер куб такта 7 мең тирәсе иде, бүген 16-17 мең сум. Кирпечнең дә бәясе 30-40% ка артты. Тимер, гомумән, 200-230 %ка кыйммәтләнде, кайбер тимер әйберләре 300 % ка да артты. Төзелеш материаллары арту үз чиратында төзелешкә дә бәя артуга китерә. Товарның бәясе арту һәм аның булмавы төзелеш темпларына да йогынты ясамый калмаячак, әлбәттә. Төзелештә эшләүчеләр дә үз хезмәт хакларын якынча 30 %ка күтәрелде. Монда сүз ташчылар һәм монолитчылар турында бара», — диде прораб.

Төзелеш материалларына булган кытлык һәм бәяләрнең эшчеләр тормышына нинди үзгәрешләр кертүе турында төзүче, эшчеләр бригадасы җитәкчесе Данис Хөснуллин белән сөйләштек. «Былтыргыга караганда, быел эшебез ике тапкырга кимеде. Кешеләр төзетә алмый шул хәзер. Узган елның көзеннән үк язылып куйган кешеләргә эшкә йөрибез. Алар материалларын да кыш көне үк алып куйганнар иде. Менә июль беткәнче эшебез бар, аннары нәрсә булыр инде.

Хәзер ул хәтле бәягә кеше эшләтә алмый инде. Мәсәлән, унга унике үлчәмле өйнең түбәсе өчен калай гына да 200 меңлек булачак, аның өстенә 100 меңлек агачы кирәк, тагын башкасы — ярты миллион сумга төшә барысы бергә. Без узган елны ук сөйләшеп куйганнарга бәяне арттырмадык. Алар безгә ышанып калдылар бит.

Эшнең бәясе дә артырга тиеш инде, бөтен нәрсә кыйммәтләнә. Аннары, өйдә утырганчы эшләп йөрүең яхшырак. Эшсез калган бригадалар да күп хәзер, арзанга эшләргә дә риза буласың инде, кая барасың. Бәяне дә арттырып булмый, бик авыр быел.

Аның бит кадагына хәтле бәясе күтәрелде. Элек 1 кг кадак 70 сум иде, хәзер 100дән артты. Саморезлар икеләтә артты», — ди Данис.

«Алга таба нәрсә булачагын фаразлау кыен»

Бәяләр арту тагын нәрсәгә китерергә мөмкин һәм икътисади тормышта булачак яңалыклар турындагы сорауларга Казан федераль университеты профессоры Игорь Кох җавап бирде:

Төзелеш материалларының бәяләре артуга бик күп төрле факторлар йогынты ясый. Бу узган елны кертелгән чикләүләр белән дә бәйле. Шул хәлләрдән соң быел ипотека кредитларының процент ставкалары киметелде, ташламалы кредитлар кертелде. Кешеләр бик актив рәвештә торак сатып ала һәм төзи башладылар. Бу үз чиратында агач конструкцияләргә һәм тимергә сорауны арттырды. Тагын факторлар бардыр, мин ул өлкәдә белгеч түгел, сөйләве кыен.

Алга таба нәрсә булачагын фаразлау авыр. Беренчедән, бәяләр арту — төп массаның сатып алу мөмкинлекләре кимүенә китерә. Кешеләр азрак сатып ала башлый дигән сүз. Бу үз чиратында предприятиеләр өчен заказлар күләменең кимүенә китерәчәк. Үзенә күрә бер тискәре спираль хәрәкәте: сатып алу мөмкинлекләре кими, товарга сорау да, җитештерү дә, аларга карап эш хаклары да кими… Бу бик озак дәвам итә ала.

Ләкин моннан чыгу юлы бар. Бу катастрофа түгел. Дөрес, якын киләчәктә бик сөенечле хәбәрләр көтмәсә дә.

Макроэкономик вәзгыять хәзерге вакытта Россия икътисады өчен уңай йогынты ясый. Сум — тотрыклы. Экспорт товарларга дөньякүләм базарда бәяләр арта. Бу хәлләрдән экспорт, шуннан килгән керем ярдәмендә чыгып була. Ә менә нәрсәләргә бәя артачагын әйтүе авыр», — дип аңлатты белгеч.

Төзелеш министрлыгы: «Төзелеш материалларына кытлык күзәтелми»

Төзелеш материалларына бәя арту турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан да аңлатма сорадык. Министрлыкның матбугат хезмәтендә болай дип аңлатма бирделәр:

Төзелеш материалларының бәясенә чимал, ресурслар, хезмәт хакы, керем, салымнарга бәйле чыгымнар да кергән. Россия Федерациясендә урнашкан төзелеш материаллары җитештерүче предприятиеләрнең түбәндәге чыгымнары бар:

1.    Кирәкле материаллар, комплектлау әйберләре һәм ярымфабрикатлар алуга тотылган чыгымнар;

2.    Транспорт белән бәйле (йөк төяү-бушату эшләрен дә кертеп) һәм әзерләү-склад чыгымнары;

3.    Иминият взносларын һәм җиһазларның (машиналарның һәм механизмнарның) эшләү вакытын исәпкә алып, хезмәт өчен түләү чыгымнары;

4.    Россия Федерациясе законнары нигезендә расланган тарифлар буенча энергоресурсларны сатып алу чыгымнары;

5.    Гомуми җитештерү, хуҗалык һәм амортизация чыгымнары;

6.    Җитештерүче сәясәте белән каралган табыш.

2020 елда ягулык бәяләренең артуы машина эксплуатацияләү, шулай ук чималны илтү, алып кайту бәяләренең дә күтәрелүенә китерде. 2020 елдан 2021 елның икенче кварталына ягулык бәяләре: бензин — 16 % һәм дизель ягулыгы 5 %ка артты. Әлеге факторлар бәя үсүгә дә йогынты ясый. Болар барысы да предприятиеләрнең чимал, гомуми җитештерү һәм хуҗалык чыгымнарын арттыруга китерде. Төзелеш материалларының бәясе югарыда саналган барлык факторларга бәйле.

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы кызыксынган федераль башкарма хакимият органнары белән берлектә, төзелеш материалларының бәясен киметүгә юнәлдерелгән берничә чара каралган.

Россия Федерациясе Хөкүмәте 2020 елның 30 декабрендә таможня пошлинасы буенча яңа карар каубл ителде. Аның нигезендә кара металл калдыкларына 5 %, ягъни 1 мең кг өчен 45 евродан да ким булмаган таможня пошлинасы билгеләнде.

Кара һәм төсле металлга, урман материалларына һәм нефть химиясе продуктларына бәяләрне анализлау, эчке базарда бәяләрнең үсүенә оператив йогынты ясау максатларында ведомствоара эшче төркемнәр төзелде. Шулай ук монополиягә каршы законнарны бозуларны ачыклау буенча эш алып барыла.

Бүгенге көндә республикабызның төзелеш материаллары сәнәгатенең үсеш алган базасы бар. Татарстанда төзелеш материалларын җитештерүче 415 предприятие исәпләнә. Болар төп төзелеш материаллары — бетон, тимер-бетон эшләнмәләр (ЖБИ), керамик һәм силикат кирпече, җылылык изоляциясе материаллары, газ-бетон блоклары, тәрәзә һәм ишекләр, гипстан ясалган материаллар җитештерү.

Төп төзелеш материаллары чыгара торган предприятиеләр үз куәтенең 50 %ына эш белән тәэмин ителгән, төзелеш материалларына кытлык күзәтелми.

Гомумән алганда, төзелеш индустриясе үз-үзен тәэмин итә ала, әмма республикада төзелеш өчен кирәкле күләмдә цемент җитештерү юк. Төзелеш вакытында цементка дефицит булмасын өчен, республикада логистик үзәкләр — цемент саклау урыннары эшли.

Төзүчеләр — коммерция оешмалары һәм алар объектларны бюджет акчаларын җәлеп итмичә төзи, шуңа күрә дәүләт хакимиятенең башкарма органнары мондый оешмаларның хуҗалык эшчәнлегенә тыкшынырга хокуклы түгел, — диелә хатта.