Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Шәрифуллин: «Төп ставка турындагы карар бөтенебезгә дә кагыла»

Россия Банкы февральдәге утырышта төп ставканы елына 4,25 процент итеп билгеләде.

news_top_970_100
Марат Шәрифуллин: «Төп ставка турындагы карар бөтенебезгә дә кагыла»

Биредә Россия Банкының төп операцияләренә кагылышлы процент ставкасы турында сүз бара. Аның икътисад һәм, гомумән, һәркайсыбыз өчен әһәмияте турында Intertat.tatar газетасына Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе бүлеге — Татарстан Республикасы буенча Милли банк идарәчесе Марат Шәрифуллин сөйләде.

Максат — инфляция 4 процент тирәсе булырга тиеш

Икътисад үсеш кичерсен өчен, инфляция күрсәткече түбән булырга тиеш. Әгәр бәяләрнең акрын үсәчәген белә икән, кешеләр банкларда депозитлар ачарга, ягъни акча салырга, зур кредитлар алудан курыкмый, компанияләр дә үз бизнесын җәелдерә башлый. Шул рәвешле, инфляцияне даими рәвештә түбән дәрәҗәдә саклау бизнеска да, гражданнарга да алга зур планнар корып яшәү мөмкинлеге тудыра. Нәтиҗәдә, бу илнең икътисади үсешенә, халыкның яшәү дәрәҗәсе яхшыруга этәргеч бирә.

Россия Банкы илдәге инфляция 4 процент тирәсе булырга тиеш дигән максат куя. Инфляция әлеге күрсәткечтән артмаса, илнең икътисадын үстерергә, гражданнарга һәм бизнеска инвестицияләрен планлаштырырга җиңелрәк була, аларның керемнәре юкка чыгу куркынычы кими. Мәсәлән, инфляция 4 проценттан артып китә икән, кайбер товарларның бәясе бик тиз күтәреләчәк, мондый вәзгыять кешеләрнең яшәү дәрәҗәсенә, икътисад үсешенә дә йогынты ясамый калмаячак. Әгәр инфляция 4 проценттан кимрәк булса, товар базарларында дефляция һәм «дефляцияле спираль» барлыкка килергә мөмкин. Нәтиҗәдә, бәяләрнең тагын да түбән тәгәрәвен көтеп, сатып алу күрсәткеченең кимүе, шул сәбәпле җитештерү күләменең һәм табышның азаюы, сатып алу күрсәткеченең тагын да кимүе ихтимал.

Моннан тыш, РФ Банкы Россия сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлек иткән илләрдәге инфляция күрсәткечен дә күзәтеп бара. Соңгы 10 елда аларда да ул 4 процент тирәсе тәшкил итә. Әгәр алардагы инфляция дәрәҗәсе озак вакыт Россиядәге күрсәткечтән түбәнрәк торса, үзебездә җитештерелгәненә караганда, чит ил товарларын сатып алу отышлырак булачак. Әмма бу — валютага ихтыяҗ артуга, Россия акчасының арзанаюына һәм, гомумән, инфляция темплары үсүгә китерәчәк.

Төп ставка нәрсәгә йогынты ясый?

Инфляция күрсәткечен билгеләнгән максаттан ерак җибәрмәс өчен Россия Банкы акча-кредит сәясәте алымнарыннан файдалана. Аларның иң әһәмиятлесе — төп ставка. Банклар арасындагы операцияләр ставкасы шуңа бәйле. Бу, үз чиратында, бизнес һәм гражданнар банклардан кредит алганда яки акча керткәндә процент ставкасына, товар һәм хезмәтләргә булган ихтыяҗга, ахыр чиктә инфляциягә йогынты ясый.

Россия Банкы төп ставканы арттыра, төшерә яки үз дәрәҗәсендә саклый ала. Шул рәвешле, икътисадка һәм инфляциягә тәэсир итә.

Әгәр инфляция билгеләнгән максаттан түбәнрәк икән, бу икътисадның бөтен көченә эшләмәвен аңлата, чөнки товар һәм хезмәтләргә ихтыяҗ кими һәм аңа этәргеч таләп ителә. Моңа төп ставканы киметеп этәргеч биреп була. Шуннан соң билгеле бер вакыт эчендә финанс базарында ставкалар үзгәрә, коммерцияле банклар кешеләргә һәм бизнеска тәкъдим ителә торган кредит һәм депозит ставкаларына төзәтмә кертә. Нәтиҗәдә, акчалар үтемлерәк була башлый, товар һәм хезмәтләргә ихтыяҗ үсә.

Әгәр инфляция билгеләнгән максаттан югарырак булса, товар һәм хезмәтләргә артык зур ихтыяҗ туарга, аңа икътисадның ресурслары җитмәскә дә мөмкин. Бу вакытта базарны «суыту» өчен төп ставканы күтәрергә туры килә.

Гомумән алганда, инфляциягә күптөрле факторлар тәэсир итә, ә төп ставка турындагы карарларның икътисад өчен төп нәтиҗәсе 3-6 кварталдан соң күренә. Бу карарлар ахыр чиктә төбәктәге һәм илдәге инфляциядә чагылыш таба.

Татарстанда инфляция Россия буенча күрсәткечтән кимрәк була

2021 елның гыйнварында Россиядә еллык инфляция — 5,2 процент (2020 елның декабрендә — 4,9 процент), ә Татарстанда 5,1 процент (2020 елның декабрендә — 4,8 процент) тәшкил итте. Бәяләр динамикасына Россия валютасының арзанаюы һәм чит илдә җитештерелгән товарларның запас частьләренә бәянең артуы йогынты ясады.

Республикада инфляция, гадәттә, ил буенча уртача күрсәткечтән кимрәк була, моңа җитештерүчеләр һәм сәүдә предприятиеләре арасындагы югары көндәшлек этәргеч бирә. Безнең төбәк үзен азык-төлек белән тулысынча диярлек тәэмин итә, ә бу, беренче чиратта, бәяләргә йогынты ясый.

2021 елда Россиядә инфляция күрсәткече нинди булыр?

Россия Банкы төп ставка буенча карар чыгарганда билгеләнгән максатларны, бүгенге һәм көтелгән инфляцияне, тышкы һәм эчке шартларны, финанслар базарындагы вәзгыятьне исәпкә ала. 12 февральдә Россия Банкы төп ставканы елына 4,25 процент итеп билгеләде. Бу бизнес һәм гражданнарның кредитлардан файдалану мөмкинлеген, бигрәк тә ипотека кредитының үтемлелеген арттырыр дип көтелә.

2021 елда инфляция 3,7-4,2 процент тирәсе булыр дип фаразлана.

Россия Банкының Директорлар советы төп ставка буенча карарны һәр ай ярым саен чыгара. Төп ставка буенча чираттагы карар 19 марттагы утырышта кабул ителәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100