Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бушлай фатир алган өчен элекке башкарма комитет җитәкчесе ирегеннән мәхрүм ителде

Бушлай фатир алган өчен элекке башкарма комитет җитәкчесе ирегеннән мәхрүм ителде

news_top_970_100
Бушлай фатир алган өчен элекке башкарма комитет җитәкчесе ирегеннән мәхрүм ителде

Менделеевскида ялган документлар белән фатир алган элеккеге Башкарма комитет җитәкчесен хөкем иттеләр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, 2010 елда Менделеевск районының элеккеге Башкарма комитет җитәкчесе ялда чагында ялган документларга кул куйган.  Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы исеменнән үзенә Менделеевскида бер бүлмәле фатир бирү турындагы документларга кул куйган.

Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык кичермәгәнлектән, аның әлеге фатирны алу өчен законлы нигезе булмаган. Соңрак түрә әлеге фатирны хосусыйлаштырган.

Нәтиҗәдә, Менделеевск районы бюджетына 450 мең сумнан артыграк күләмдә зыян килгән.

Ул үз гаебен танымаган. Суд карары нигезендә, элеккеге Башкарма комитет җитәкчесе 1,5 ел гомерен гомуми режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. 

2010 елда Менделеевскида башкарма комитет җитәкчесе булып Рөстәм Хәбибуллин эшләгән иде. 2012 елдан район башлыгы урынбасары булып эшләде. 2014 елда ул Менделеевск районы электр элемтәсе үзәге җитәкчесе итеп билгеләнде. Рөстәм Хәбибуллин 1968 елгы, белеме буенча инженер-механик. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100