Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бушаган мәйданга кем килер: Татар фастфуды KFC һәм Макдоналдсны алыштырырга әзерләнә

Чит ил компанияләренең Россиядән китүен эшмәкәрләр ничек кабул итә? Татарстандагы җәмәгать туклану челтәрләре буш мәйданнарга килергә әзерме? Бу өлкәдә ниләр көтелгәнен «Снег» басмасы ачыклаган.

news_top_970_100
Бушаган мәйданга кем килер: Татар фастфуды KFC һәм Макдоналдсны алыштырырга әзерләнә
Илнар Төхбәтвов фотосы

Бүгеннән Россиядә «Макдоналдс»ның 850 рестораны вакытлыча ябылды. KFC һәм Pizza Hut брендлары хуҗасы - Yum Brands компаниясе дә Россиягә инвестицияләр кертүен һәм бездә үсешен туктатуы турында хәбәр итте. Американың Burger King дип атала торган тиз туклану рестораннары челтәре дә Россия базарына корпоратив ярдәм күрсәтүне туктатачак.

Бу хәбәрләргә җавап итеп, Россия Федерациясенең Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, кәтлитләрне һәм күмәчләрне Россиядә дә пешерә белүләре турында әйтеп, «Макдоналдс»ка сәламен җибәрде.

Ә Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин: «Россия чималыннан ясала торган „Макдоналдс“ урынында тиз арада үзебезнең туклану челтәре барлыкка килергә тиеш», — дип белдерде. Россиянең милли аш-су ассоциациясе дә әлеге яңалыклардан читтә калдмады. Оешма туклану челтәре рестораннары һәм туклануы йортлары өчен традицион рус рецептлары нигезендә меню һәм технологик карта булдырырга тәкъдим итте. Яңа ризыклар «Макдоналдс» ризыгын алыштыра алачак дип ышандыралар. 

Татар фастфудының киләчәге

Безнең республикада фастфуд һәм татар кухнясы буенча бик яхшы проектлар бар. Бездә беренчеләрдән булып «Түбәтәй», аннары «Кыстыбый» ачылды, шулай ук милли кухнядан торган «Алан Аш» кафесы челтәре бар. Анда халыкның барлык катламнары өчен дә кулай бәяләрләрдән тәкъдим ителгән ризыклар бар. "Макдоналдс»ка килгәндә, безнең предприятиеләр аңа көндәшлек тудырырга сәләтле. Форматлары бик яхшы, уңайлы, һәркемнең кесәсенә туры килә һәм тәмле, — ди Татарстанның рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов.

Ул Россия аш-су осталары ассоциациясенең тәкъдимен бәяләп, Мәскәүдә «Макдональдс»ны алыштыра алырдай итеп оештырылган «Русское бистро» халык рестораннары челтәре турында сөйләде:

90нчы елларда бу предприятиене мин эшләгән компания ачты. Ул вакытта аңа ихтыяҗ зур булды. Менюда милли рус кухнясы ризыклары, төрле пирожкилар, рус ашлары бар иде. Хәтеремдә, бер пирожок 5 сум тора иде. Предприятиегә ул чактагы президент Ельцин Мәскәү мэры Юрий Лужков белән килгәч, бик канәгать калды. Ягъни, мондый формат инде күптән бар. «Русское бистро» 5-6 ел эшләде, концепциясе яхшы иде. Бу форматта Россиянең күп кенә предприятиеләре эшли. «Макдоналдс» белән KFC ризыгына алмашны тиз табарлар дип уйлыйм, монда бернинди проблемалар да күрмим.

Татарстан эшмәкәрләре фикере

«Кыстыбый» рестораннары челтәре хуҗасы Азат Нәҗметдинов бүгенге хәлләрне түбәндәгечә бәяләде: 

Киләчәктә бушаган мәйданга Татарстан фастфуды киләчәк. Яхшы, тотрыклы хәлдә булачак дип уйлыйм. Безнең әлегә әзер булмавыбыз аңлашыла. Әлеге зур гигантларның технологияләре бездә юк. Гомумән, безнең бу технологияләрне үстерү мөмкинлеге юк иде, чөнки технологияләр ихтыяҗга карап үсә.

Эшкуар фикеренчә, трафик арту белән бизнес-процессларны яхшырту һәм автоматлаштыру бурычлары куелачак.

«Хәзерге вакытта ук без һәр ресторанда көненә 1000-1500 кешене кабул итә алабыз, — ди Нәҗметдинов. — Бу — ныклык запасы. Технология бер көн генә төзелми, ләкин тенденция сакланса, ярты — бер ел вакыт эчендә, бәлки, ике ел булыр, хәзерге вакытта булган челтәрләргә лаеклы алмаш була алачакбыз».

Безнең үз позициябез бар. Татар кухнясының үз юлы. Ул нәкъ менә фастфуд булырга тиеш дигән сүз түгел. Безнең беркемне дә алыштыру яки куу максатыбыз юк. Чынлыкта, без күп нәрсәгә өйрәткән һәм өйрәтүләрен дәвам итүчеләргә бик рәхмәтле. Аларның киңәшләре һәм тәҗрибәсе ярдәмендә без үз эшебезне башлап җибәрдек һәм татар кухнясы яңа мәйданга чыкты, — ди «Түбәтәй» тиз туклану челтәренә нигез салучы Солтан Сафин.

Әңгәмәдәшебез сүзләренә караганда, әгәр элегрәк кешеләр гамбургер, маффин һәм кофе белән тамак ялгап ала иде. Ә хәзер башка мөмкинлекләрне дә кулланалар, эшкә татар чәе, гөбәдия яки өчпочмак та алып барырга була.

Татарстанның «Жар-Свежар» пекарнялар челтәре генераль директоры һәм хуҗасы Ирек Галиев пессимистик фаразлары белән уртаклашты. Әңгәмәдәшебез «Макдоналдс» һәм KFC Россиядән бөтенләйгә китмәде һәм берничә айдан соң әйләнеп кайтырга мөмкин, дип фаразлый. Аның сүзләренчә, әгәр алар бөтенләй китеп барса, һичшиксез, мәйдан бушый. Әмма моның җирле эшмәкәрләр өчен яңа мөмкинлекләр ачуы шикле.

Россиядә аларның тулы җитештерү циклы бар. Ит, бәрәңге, салат яфраклары, күмәч — барысы да безнеке. Өстәвенә алар франшиза белән эшли. Ә челтәрләрнең милекчеләре Россия һәм Казахстанныкы. Минемчә, алар франшизасыз эшләү турында карар кабул итә ала һәм бу бик мөмкин хәл. Моның юридик яктан ничек эшләнәчәге әле сорау астында. Техник яктан күчү кыен булачак, әмма мөмкин, — ди Галиев.

Әзер торалар

Азат Нәҗметдинов сүзләренә караганда, аның челтәрендә «Макдоналдс» ның китүенә бәйле рәвештә дулкынлану сизелә.

«Әлегә халыкның агылып килүен сизмәдек. Күпме кешенең мондый ризыкка, гомумән, ниндидер эмоцияләргә мохтаҗ булачагын аңлыйбыз», — ди ул.

«Кыстыбый» рестораннары челтәрендә табыш якынча 20-30 процентка артыр дип көтелә. Тәэмин итү, сервис, продуктларга кагылышлы эшнең артуына команданы әзерлиләр.

«Безгә килүчеләр артуга бөтен көчебезне куеп әзерләнәбез. Татар мәдәниятен алга этәрү безнең миссиябез булды һәм шулай булып кала да. Хәзерге вакытта без кунаклар алдында аерым җаваплылык тоябыз, чөнки психологик яктан беркемгә дә җиңел түгел. Без һәрвакыт туклану һәм хезмәт күрсәтү процессына рухи якын килергә тырыштык һәм һәрвакыт югары дәрәҗәдә позитив ярдәм күрсәтә алабыз», — ди Солтан Сафин.

Берләшергә кирәк

Безнең челтәр өчен иң мөһиме — сатып алучылар булу. Барыннан да элек аларга ярдәм итәргә кирәк. Әгәр безнең сатып алучыларның акчалары булса, без калачакбыз. Бүген чималга бәя арта, өстәвенә, шактый тиз. Әгәр продукция 50 яки 100 процентка кыйммәтләнә икән, гади сатып алучы моны күтәрә алырмы? Әгәр дә түли алса — яхшы, барысы да әйбәт. Иң мөһиме — халыкның түләү мөмкинлеге, — ди «Жар-Свежар» пекарнялар челтәре генераль директоры һәм хуҗасы Ирек Галиев.

Авырлыклар бездә генә түгел, алар гомумикътисади. Хәзер хөкүмәттән ярдәм сорау да бераз эгоистлык билгесе, үзләренә ярдәм кирәк. Хәзер берләшергә, аралашырга һәм яңа, ышанычлы диалог төзергә кирәк. Дәүләт ярдәмен тойган вакыттагы яхшы тәҗрибә бар. Беренчедән, Delivery Club һәм „Яндекс Еда“ агрегатларыннан комиссияләрне кире кайтару. Бу йөк ташу белән шөгыльләнүче предприятиеләрнең финанс хәлен шактый тотрыклыландырды. Икенчесе — МРОТ буенча субсидияләр. Әгәр бу ике инструментны алар яңадан оештыра ала икән, бу яхшы, зур ярдәм булачак, — дип саный «Кыстыбый» рестораннары челтәре хуҗасы Азат Нәҗметдинов.

Дәүләт дәрәҗәсендә идарә итү белән шөгыльләнүче кешеләргә нинди ярдәм инструментлары барлыгы аларга яхшырак күренә, — ди „Түбәтәй“ хуҗасы Сафин. — Без еш кына үз халәтебездән фикер йөртәбез. Анда барысы да ничек оештырылуын аңламыймыз, кайчагында мәгънәсез әйберләр дә сөйләшәбез. Бу очракта барыбызга да берләшергә, артык чикләр төземәскә һәм локаль дәрәҗәдә системаны җимерүне булдырмый калырга кирәк.

Игорь ТИШИН

Алёна НИЗАМОВА тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100