Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суд приставлары: «Бурычларыңны түлә дә тынычлап ял ит»

Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Варфоломеева Елена Евгеньевна белән әңгәмә.

news_top_970_100
Суд приставлары: «Бурычларыңны түлә дә тынычлап ял ит»
Михаил Захаров фотосы

Моннан берничә ел элек барлык экраннардан диярлек: «Салымнарыңны түлә дә тынычлап йокла» дигән сүзләр яңгырый иде. Бүген исә аны үзгәртеп: «Салымнарыңны түлә дә тынычлап ял ит» дияргә була. Чөнки бурычларны вакытында түләмәгән кешеләр өчен суд приставлары чит илгә чыгуны тыя ала. Шуңа күрә, курортка чемодан җыя башлаганчы, иң әүвәл «чит илгә чыгарга ярамаучылар» исемлеген тикшерергә кирәк. Отпуск алдыннан бурычларны ничек тикшерергә? Шушы һәм башка сорауларга Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Евгеньевна Варфоломеева җавап бирде.

Отпусклар чоры якынлаша, май бәйрәмнәрендә бик күпләр чит ил курортларына җыена. Бу җәйдә күпме татарстанлы чит илгә чыга алмаячак?

108 мең татарстанлыга карата Россия Федерациясеннән читкә чыгуны чикләү турында карарлар чыгарылган.

Бурычның төгәл нәрсә өчен булуының катгый аермасы юк. Законнарда чит илгә чыгарга ярый һәм ярамый торган төгәл бурыч төрләре билгеләнмәгән. Монда бурычның суммасы әһәмиятле – 30 мең сумнан артык булмаска тиеш.

Бурычлы өчен күңелсез хәл аэропортта мәгълүм булырга мөмкин, ләкин моны сәфәр көненә кадәр алданрак та белеп була.

Бурычлар булу-булмавы турында ничек белергә була? Нинди дә булса белешмәләр базасы бармы?

Күптән көтелгән ял сәфәрен бозмас өчен, бурычларыгыз булу-булмавын даими тикшереп торырга кирәк.

Бурычлар хакында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтының төп битендә һәм Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең мобиль кушымтасы аша белергә була. Бурычлар турында белеп тору өчен сайтта язылырга мөмкин. Дәүләт хезмәтләре порталында да шундый ук белдерүләргә язылырга була.

«Банк данных исполнительных производств» дигән интернет ресурсыннан файдалануы да бик җиңел. Әлеге сервис суд приставлары хезмәтенең рәсми интернет сайтында эшли.

Бурычы бармы-юкмы икәнлеген белү өчен, гражданинга тиешле урынга фамилиясен, исемен, атасының исемен һәм туган көнен теркәргә кирәк. Бурыч булган очракта, экранда башкару документының датасы, аның төре, башкару документын биргән органның исеме, башкару эшенең датасы һәм саны, эшне кузгаткан бүлек, шулай ук суд приставының фамилиясе һәм белешмә өчен телефон номеры күрсәтеләчәк. «Банк данных исполнительных производств» сервисыннан файдаланып, бурычны түләү өчен квитанцияне чыгартып алырга һәм теләсә нинди уңайлы ысул белән, шул исәптән сайт аша да түләргә мөмкин.

Димәк, бурычлы кешеләр өчен сәяхәтләрнең бер төре генә мөмкин булып кала: Россия юллары буенча шәхси автомобильдә?

Киңәш итмәс идем. Түләнмәгән бурычларың була торып хәтта Татарстан чикләрендә генә йөрсәгез дә, үз машинагыз белән дә сәфәрләр планлаштырмаска кирәк. Суд приставлары, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә юлларда даими рейдлар уздырып тора. Әгәр бурыч күләме 3 мең сумнан артык икән, автомобильгә арест салынырга һәм ул махсус тукталыш урынына озатылырга мөмкин.

Бурычлы кешеләрнең чит илгә сәфәр кылу өчен зур күләмдәге бурычларын түләгән очраклары бармы?

Әлбәттә. Мисал өчен, Болгар шәһәрендә яшәүче бер кеше юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә китерелгән зыянны каплау буенча бурычларын тулысынча түләгән. Спас район суды карары белән ир-ат юл һәлакәтендә зыян күрүчегә 305 мең сумнан артык акча түләргә тиеш булган. Ул бөтен сумманы түләп бетерергә ашыкмаган, түләттерүче якка аз гына суммалар җибәреп торган. Нәтиҗәдә аңа Россия Федерациясеннән читкә чыгу тыелган. Чит илгә отпускка җыенгач, әлеге бурычлы кеше шунда ук әҗәтне тулысынча түләгәнлекне раслый торган квитанция белән суд приставы-башкаручысы янына килгән. Акча түләттерүче як счетына күчкәннән соң, суд приставы бурычлы затка чит илгә чыгуны тыю турында элек кабул ителгән карарны гамәлдән чыгарган һәм әлеге ир-ат отпуск сәфәренә китә алган.

Шушы көннәрдә Саба районындагы бер ир-ат, чикләүләрне гамәлдән чыгару өчен, 550 мең сум күләмендә алимент күчергән.

Бурычларны түләттерү буенча андый кешеләргә карата тагын нинди чаралар күрелә?

Бурычлы затларга карата суд приставлары тарафыннан гамәлдәге законнарда билгеләнгән күп төрле чаралар комплексы кулланыла:

- бурычны түләттерү хисабына шәхси мөлкәткә арест салу һәм аны алу;

- банк счетларына арест салу;

- акчаны хезмәт хакыннан тотып калу;

- күчемсез мөлкәтне теркәүне тыю;

- махсус хокуктан (транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан) файдалануны чикләү;

- административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту.

Хәзерге вакытта башкару эшләре күпме? Бу ел эчендә күпме бурычны түләттерү мөмкин булды?

Бу елда бер миллион ярымнан артык эш буенча гамәл кылырга кирәк иде, шуларның дүрт йөзе диярлек инде төгәлләнгән. 4 миллиард сумга якын бурыч түләттерелгән.

Социаль яктан якланмаган гражданнарга ярдәм итү буенча чаралар бармы?

Авыр тормыш хәлендә калганнар бурычларын кичектереп яки ваклап үтәү хокукына ия. Моның өчен башкару документын кичектереп яисә ваклап үтәү турындагы гариза белән судка яисә башка органга һәм башкару документын биргән вазыйфаи затка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кичектерү – ул башкару документы таләпләрен үтәү чорын үзгәртү һәм аны суд карарында яки законда билгеләнгән вакыттан соңрак чорга күчерү дигәнне аңлата.

Ваклап үтәү – билгеле бер вакыт аралыклары белән үтәү дигән сүз. Мисал өчен, акча суммасын билгеле бер күләмдәге айлык түләүләр рәвешендә түләп бару. Кагыйдә буларак, ваклап түләү мөмкинлеге бурычны берьюлы түләп булмаса, шул ук вакытта өлешләп кайтару мөмкинлеге булган очракта бирелә.

Мөрәҗәгать итү нигезләре булып түбәндәгеләр тора ала: авыр матди хәл, сәламәтлеккә бәйле шартлар, бурычлы кешенең гаилә хәле белән бәйле проблемалар һәм башкару документын үтәүгә комачаулый торган башка сәбәпләр.

Кичектерү яки ваклап түләү өчен төгәл нигезләр исемлеге законнарда билгеләнмәгән, шуңа күрә һәр очракта да, тапшырылган документлар нигезендә, мондый нигезләр булу-булмавын суд билгели.

Шунысын исәпкә алырга кирәк, кичектерү яисә ваклап түләү мәсьәләсе суд тарафыннан ирекле нигездә хәл ителми. Ул түләттерүчеләрнең һәм бурычлы затларның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү, башкару эшендә катнаша торган затларның гарантияләнгән хокукларын саклау, шулай ук гаделлек шартларын исәпкә алып гамәлгә ашырыла.

Закон буенча хәрби гамәлләрдә катнашучыларга карата башкару эше туктатып торылырга мөмкин. Бу хокуктан ничек файдаланырга?

Хәрби хезмәткәрләргә карата башкару эше туктатып торылырга тиеш. Украина, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы территорияләрендә махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен җибәрелгән  гражданнар да шулар исәбенә керә.

Россия Хәрби Көчләре составында, башка гаскәрләр, хәрби формированиеләр һәм Россия законнары нигезендә оештырылган органнар составында катнаша торган бурычлы затларга карата, шулай ук шундый ук шартларда булган бурычларны түләттерүче затларның гозере буенча да башкару эшләре суд приставы-башкаручысы тарафыннан тулысынча яисә өлешчә туктатып торылырга тиеш. («Башкару эше турындагы» 229-ФЗ санлы федераль законның 40нчы маддәсенең 1нче өлеше нигезендә).

Башкару эшен туктатып тору өчен суд приставы-башкаручысына моның өчен нигезләр булуын раслый торган документларны тапшырырга кирәк.

Туктатып тору өчен нигез булган шартлар мәгълүм булган очракта, суд приставы башкару эшен мөстәкыйль рәвештә дә туктатып тора ала.

1 февральдә бурычлы затларның минималь керемен яклау турындагы закон үз көченә керде. Яңалык турында тулырак сөйләгез әле.

Әйе, хәзерге вакытта бурычлы затлар, аларның керемнәреннән түләттерү турында эш алып барылган очракта, яшәү минимумы күләмендә айлык керемен саклап кала ала. Моның өчен бурычлы затка суд приставлары бүлегенә тиешле гариза язарга һәм анда түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк:

1) фамилиясен, исемен, атасының исемен (булган очракта), гражданлыгын, шәхесен раслый торган документ реквизитларын, яшәгән яки торган урынын, элемтә өчен телефон номерын;

2) хезмәт хакын һәм башка керемнәрне ай саен яшәү минимумы күләмендә саклап калырга кирәкле банк счеты реквизитларын.

Суд приставы-башкаручысы әлеге гаризаны карый һәм тиешле карарны чыгара.

Әлеге яшәү минимумы бурычлы затта булган счетларның берсендә генә саклана ала. Ләкин алиментларны түләттерү, сәламәтлеккә салынган, тукландыручының үлеме, җинаять нәтиҗәсендә китерелгән зыянны каплау турындагы таләпне үз эченә алган башкару документлары буенча әлеге хокук кулланылмый.

Бүгенге көндә 2000нән артык татарстанлы әлеге хокуктан файдаландылар инде һәм гариза тапшырдылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100