news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бурычын кайтармаган хатынның ун айлык баласын урлаганнар

Соңрак кыз баланы полициягә китереп биргәннәр.

news_top
Бурычын кайтармаган хатынның ун айлык баласын урлаганнар

Ленинград өлкәсенең Всеволжский районында яшәүче хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул баласын урлауларын әйткән. Бу турыда төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Хатын сүзләренчә, вакыйга 17 февраль кичендә була. Аның өенә ике танышы килә. Бу кешеләр хатыннан әҗәтен кайтаруны таләп итә. «Хатынның акчасы булмый һәм ул әҗәтне кайтарудан баш тарта. Шуннан соң хатынның ун айлык баласын алып киткәннәр, дигән хәбәр бар», — дип аңлатканнар Эчке эшләр министрлыгының баш идарәсендә.

Вакыйга булган көнне үк хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.

Соңрак баланы полиция бүлекләренең берсенә китергәннәр. Сабыйны әти-әнисенә кайтарганнар. Полиция бу вакыйга буенча тикшерү оештырган. Мөрәҗәгать итүче хатынның әҗәте ничә сум булганы турында полициядә ачыклап әйтмәгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар