news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бурычлы үлмәс, ләкин көн дә күрмәс: бурычтан арыну өчен дога

Әлеге дога кредитлардан, милеккә салынган аресттан, шәхси һәм эшмәкәрлектәге бурычлардан котылу өчен укыла.

news_top
Бурычлы үлмәс, ләкин көн дә күрмәс: бурычтан арыну өчен дога
https://pixabay.com/ru

Бурычлы үлмәс, ләкин көн дә күрмәс, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Башта кемнән бурычка алыйм, дип төн йокламыйсың, аннары ничек кайтарырга инде, дип баш ватасың. Әмма мөселман кешесе төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел, чөнки аның иң зур коралы — догасы бар. Бурыч һәм кредитлары булган кешеләр, әлеге доганы укып, әҗәтләреннән арына алыр, дип өметләнәбез.

Аллааһүммә, икфинии би хәләәликә гән хәраамик, вә әгънинии би фадликә гам мән сивәәк.

«Аллаһым, рөхсәт ителгән (хәләл) гамәлләр тыйганнарыңнан (хәрам) сакласа иде, һәм мине Үзеңә генә бурычлы итсәң иде».

Әлеге дога кредитлардан, милеккә салынган аресттан, шәхси һәм эшмәкәрлектәге бурычлардан котылу өчен укыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар