Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бурычлары гафу ителүе турында карар салым түләүчегә почта аша аның адресына җибәрелергә тиешме?

Недоимкасы, пеня һәм штрафлары буенча бурычлары гафу ителүе турында карар салым түләүчегә почта аша аның адресына җибәреләчәкме?

news_top_970_100
Бурычлары гафу ителүе турында карар салым түләүчегә почта аша аның адресына җибәрелергә тиешме?

Җавап:«Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым канун актларына үзгәрешләр кертү турында” 28.12.2017 кабул ителгән 436-ФЗ номерлы Федераль канунга нигезләнеп, салым түләүчеләрнең түбәндәге категорияләренә салым бурычларын гафу итү каралган.

- физик затларга милеккә булган салымнары буенча 01.01.2015 кадәр барлыкка килгән бурычлары гафу ителә (транспорт салымы, физик затларның мөлкәтенә салым һәм җир салымы), шулай ук бу бурычларга исәпләнгән пеня да түләтелми.

- хосусый эшмәкәрләргә һәм элек эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән физик затларга аларның эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйле салымнары буенча 01.01.2015 кадәр барлыкка килгән бурычлары гафу ителә (файдалы казылмалар чыгару, акциз һәм тауарларны Россия Федерациясе чикләре аша күчерү белән бәйле салымнардан кала), шулай ук бу бурычларга салынган пеня, штрафлар буенча бурычлар да түләтелми.

- хосусый эшмәкәрләр һәм элек эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән физик затларга, шулай ук адвокатлар, нотариуслар һәм хосусый практика белән шөгыльләнүче яки элек шөгыльләнгән башка затларга иминият кертемнәре буенча 01.01.2017 кадәр булган хисап аралыгында барлыкка килгән бурычлары гафу ителә, суммасы сигезләтә иң кечкенә хезмәт хакын (8 МРОТ) иминият кертемнәре тарифына һәм эшчәнлек алып барган айлар яки көннәр санына тапкырлап билгеләнә, шулай ук бу бурычларга исәпләнгән пеня да түләтелми.

Недоимка, пеня һәм штрафлар буенча бурычларны гафу итү хакында салым түләүченең адресына хәбәр итү каралмаган. Салымнар һәм иминият кертемнәре буенча гафу ителгән бурычлар хакында Федераль салым хезмәтенең электрон сервисында физик затлардан булган салым түләүченең шәхси кабинетында яки салым органына шәхсән мөрәҗәгать итеп белеп була.

Бурычларны гафу итүне салым органы үзе башкара, салым түләүченең катнашуы соралмый. Салым органына моның өчен махсус мөрәҗәгать итү кирәкми.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100