news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бурыч кайтарырга теләмәгән». Эшмәкәрне үтереп, «Мерседес»ын һәм мәетен яшергәннәр

news_top

Свердловск өлкәсендә 24 октябрьдә югалган 49 яшьлек эшмәкәр Илгар Ханадановны үтерүчене тоткарлаганнар. Эшмәкәрнең ак Mercedes машинасын урманда ташлап калдырганнар, седан салонында кан эзләре бар, ә мәете Исток бистәсе янындагы канауда табылган. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Якынча мәгълүматлар буенча, эшмәкәрне Заречныйдагы кафе хуҗасы Павел Т. үтергән. Җинаятьнең сәбәбе Илгар Ханадановтан алынган 2 миллион сумлык бурыч булырга мөмкин. Ләкин Павел акчаны кире кайтарырга ашыкмаган.

«Бу кеше Илгардан берничә тапкыр бурычка акча алган. Үз проблемаларын хәл иткән. Абый аның белән сөйләшергә барган булса кирәк. Ул инде китеп бара торган булган, бауларын бәйләү өчен иелгән. Павел аның башына арттан балта белән суккан. Аннары мәетне Mercedes машинасында урманга алып чыккан, автомобильне шунда калдырган. Ә мәетне Истокка алып барган. Моннан тыш, Илгарның шәхси әйберләре: барсетка, акча янчыгы, банк карталары урланган», – дип сөйләгән Илгарның туганнары.

Тикшерү комитеты Җинаять кодексының «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Илгар Ханадановның хатыны һәм 16 яшьлек кызы калган. Туганнары ир-атны Азәрбайҗанда җирләргә ниятли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар