Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бурятиягә сәяхәт: Иксез-чиксез Байкал күле, Баргузин таулары һәм кунакчыл бурят халкы

Бурятия ул – матур пейзажлар, киң далалар, биек таулар һәм зәңгәр елгалар иле. Бурятия һәм аның башкаласы Улан-Удэда аерым бер рух, үзенчәлекле мәдәният бар. «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина бер атна дәвамында Байкал күлендә коенып, Баргузин тауларына менеп, бурят халкы белән аралашып кайтты.

news_top_970_100
Бурятиягә сәяхәт: Иксез-чиксез Байкал күле, Баргузин таулары һәм кунакчыл бурят халкы
Зилә Мөбәрәкшина, Илдар Киреев

Себер йөрәге: сез беркайчан да оныта алмаячак сәяхәт

Бурятия – Байкал күле артындагы үзенә күрә бер дөнья һәм анда һәрвакыт кояш балкый! Улан-Удэны Азиягә кергән дип әйтә алмыйм, ләкин ул Европага да кермәгән. Мәдәниятләр кушылган урында шәһәр архитектурасы, аның аерым стиле барлыкка килгән.

Бурятия якларына без Казан федераль университетының Татар халык хоры коллективы белән бергә бардык. Безне шул хорда җырлаучы солист Булат Җәүһәров алып барды. Бу бүләкне ул безнең алыштыргысыз җитәкчебез – Татарстанның атказанган артисты Ирнис Рәхимуллинның 80 яшьлек юбилеена ясады.

Байкалга баруның иң уңайлы айлары – июль һәм август. Үзегез белән җылы киемнәр алу шарт, чөнки көндез футболкадан йөрерлек эссе булса, кичен җылы кофта һәм калын чалбардан чыгасы да килмәс. Озынборыннар кичне генә көтеп тора: шунда ук сырып алалар, нәрсә дә булса сиптерергә алырга онытмагыз.

Шулай итеп, без Казаннан Мәскәүгә - 1,5 сәгать, Мәскәүдән Улан-Удэга 5 сәгать очтык. Улан-Удэ аэропортыннан Максимиха авылында урнашкан туристик базага кадәр автобуста 3 сәгать бардык. Туристик базада бер кеше өчен бер төнгә 3200 мең сум түләргә кирәк булды. Бәяләр номерлар белән түгел, кеше саны белән исәпләнә. Бу бәягә 3 тапкыр ашау да кертелгән иде. Улан-Удэ кунакханәсендә ике кешелек номер өчен 4050 сум түләргә кирәк булды. Ашау өчен аерым түлисе. Сүз уңаеннан, туристик базага март айларыннан ук бронь ясарга кирәк, чөнки монда туризм киң үсеш алмаган. Машина белән ерактан килүчеләр дә бар, анда инде әзерлек кирәк. 

Алга таба без Байкал күлендә коендык (авылдан Байкал күле яры буена җәяү 5-10 минут барырга кирәк), экскурсияләргә бардык һәм концерт куйдык.

Байкал – шундый тирән һәм салкын күл

Искиткеч чиста табигать, кайнар чыганаклар һәм бай мәдәният. Болар барысы да Байкал - көч чыганагы һәм Россиянең истәлекле урыннарының берсендә. Байкалның исеме бай күл дигәннән килеп чыккан, дигән сүзләр бар.

Байкал 636 чакрымга сузылган: бер яртысы Иркутск өлкәсендә, икенчесе Бурятия Республикасында. Ул дөньядагы иң тирән (1642 метр тирәнлек!) һәм иң чиста күл. Мөгаен, ул иң борынгысыдыр да - аңа 25 миллион ел, диләр.

Байкал күленә килдек дип әйтмәсәләр, аны Кара диңгезгә охшатып өлгергән идем: шундый ук үтә күренмәле су, күлнең тирән урыннарындагы төсе – зәңгәрсу, куе зәңгәр. Әмма суы тозлы түгел, чишмә суы кебек. Без килгәндә суның уртача температурасы 8-10 °С иде. Шуңа күрә беренче килүдән үк коенып булмады. Байкал күле суына тәнне акрынлап ияләштердек.

Иртәгә китәсе көнне генә Байкалда коена алдым. Беренчедән, күл тирәсендә җил булмады (ә монда һәрчак төньяктан салкын җил исә, биредә кискен континенталь климат). Икенчедән, төштән соң су урыны-урыны белән булса да җылынырга өлгергән иде. Әмма суның төбе барыбер салкын. Зәңгәр күлдән җылырак анысы. Тик озаграк басып тора башласаң, суның салкыны аяк сөякләренә кадәр өтә. Шуңа күрә күлгә бер кереп, бер чыгып алдык. Чыккач, комлыкта җылынасың да, яңадан суга. Рәхәт инде!

Байкал – уникаль, эндемик үсемлекләр һәм хайваннарның яшәү урыны да. Мәсәлән, монда бары тик Байкал суларында гына тереклек итүче 27 төрле балык бар. Без Байкал күлендә яшәгән омуль дигән балыкны ашап карадык. Бик тәмле балык! Бу күлдә су бик аз минерализациягә ия, анда кислород күп һәм ул бик тә үтә күренмәле. Күлнең кайбер җирләрендә су 40 метрга күренә дип сөйлиләр.

Сүз уңаеннан, без яшәгән җирдә яр буе гел комлык кына иде. Күлнең яр буенда гел таштан гына торган урыннары да бар.

Баргузин – бәхетсез язмышлы авыл

Экскурсиябезнең беренче тукталышына дип, безне Баргузин авылына алып бардылар. Бурятиядә авыллар нинди була икән дигән сорауга җавап шушында иде. Беренчедән, Бурятиянең кайсы авылында булырга туры килсә дә, юл бер генә – кыр юлыннан барасы. Безнең кыр юллары тигез, ә мондагы юлларга урыны-урыны белән таш салып маташканнар. Асфальт юл салмакчы булганнар, әмма ярты юлда ташлаганнар кебек тәэсир кала. Шуңа күрә юлларда ничек итеп каты сикертеп барганны әйтеп, язып аңлатып бетереп булмас.

Кайсы гына авылга барма, шул ук бер күренеш: урамда бер кеше әсәре юк, аннан-моннан руле уң якта булган «япун» машиналары «выжылдатып» узып китә. Ул агач йортлармы... Йорт дисәң артык кебек, абзар да андый төскә керми бугай. Йортлар биш йөз ел элек салынганмыни, ул бүрәнәләр ялгыш кына да буялып каралмаган. Йортлар шулкадәр каралып беткән! Дөм инде менә. Анда буяуны бер нәрсәгә – тәрәзә капкачларына, йөзлекләренә генә кызганмаганнар. Менә аларын кат-кат буяп куйганнар. Бу күренешкә бик гаҗәпләндек. Шундый йортларны күрү ят тоелды безгә. Татар авылы белән чагыштырып буламыни соң?..

Баргузин - бәхетсез язмышлы авыл. Баргузин дип тә, Баргузинск дип тә йөртелгән ул, өяз шәһәре булган, аннары бу исеменнән мәхрүм калган, соңрак авыл, аннары эшчеләр бистәсе, аннары янә авыл булып калган.

Эксурсовод абзый сөйләгәннәрдән: «1648 елның җәй башында Иван Галкин исемле казак атаманы отряды белән Баргузин кирмәненә нигез сала. 1734 елдагы янгын нәтиҗәсендә ныгытмалар янып бетә, ул торгызылмыйча кала. 1783 елда Баргузин Нерчинск өлкәсенең өяз шәһәре статусын ала. 1790 елда шәһәр үзенең гербына ия була. Герб 1790 елның 26 октябрендә Екатерина IIнең югары Указы белән раслана».

Бу урын чыннан да тарихи. Әмма вакыйгалары гына күңелсез. Монда сөргенгә җибәрелгән декабристлар Михаил һәм Вильгельм Кюхельбекерлар яшәгән. Кемнәр икән дип баш ватмагыз, мин дә моңарчы аларның кем икәнен белмәдем. Әмма шушы фактны истә тоту зарур: Вильгельм – Александр Пушкинның якын дусларының берсе, үзе дә шигырьләр язган шәхес. Аларның истәлеген ничек тә булса мәңгеләштерү өчен авыл уртасына «Монда Кюхельбекерлар торды» дигән зур мемориал таш урнаштырганнар.

Михаил Кюхельбекер шушы авылда вафат булган, диләр. Әмма каберенең төгәл урыны билгеле түгел, кабер булырга тиешле урынга һәйкәл куйганнар. Экскурсовод абый тагын ниләр сөйләгәндер – белмим, чөнки экскурсия авылның борынгы каберлекләре яткан, каргалар очып йөргән шомлы зиратта дәвам итте. Ишегалдына гына кереп баскан идек тә, зират эченә үк керергә базмадык – каберлекләр арасыннан йөрү әллә ничек иде.

Калганнар зиратта йөри торган арада без бер Баргузин елгасына, бер тауларга карап, хозурланып тордык.

Аннан соң, Черных һәм Бутлицкий дигән сәүдәгәрләрнең элеккеге йортларын күрсәттеләр. Баргузин тауларында алтын табылгач, алар Питердан шушы авылга күченеп кайта.

Черных карагай агачыннан зур колонналы рус классицизмы стилендә бина төзетә. «XIX гасыр башында төзелгән бина, Дәүләт тарафыннан саклана», - дигән элмә тактасы да тора. Авылга ике гасыр элек үк Питердан килеп, цивилизация кертеп карамакчы булганнар инде. Тик дәүләт аны аяк терәп саклый дип әйтмәс идем: бина бик ташландык хәлдә. «Йортның идән асты бар, шул подвалы суыткыч булып хезмәт иткән», - дип дәвам итте экскурсовод.

Соңыннан ул бинада Өязнең Дәүләт банкы урнашкан булган. «Инде бишенче мәдәният министры белән сөйләшүләр алып барабыз, әмма сөйләшүләр нәтиҗәсез. Без алардан бинаны Бурятиянең мәдәният министрлыгына күчерүләрен үтенәбез. Төзекләндерүчеләрен дә, акчасын да таптык. Йортның проекты Баргузин дәүләт архивында саклана.

Уникаль бина күз алдында юкка чыга. Узган ел эченә керә ала идек әле, быел инде куркыныч. Карау булса, бина тагын 200 ел басып тора алачак. Баргузинда XIX гасырның уртасында төзелгән һәм бүгенгәчә сакланып калган биналар тагын бар әле», - диде экскурсовод.

Шулай ук авылда Черных 1834 елда төзеткән Спас-Преображение чиркәве эшли. Шушы ук авылга «Потемкин» броненосецы күтәрелешендә катнашучылар, кадетлар, эсерлар, большевиклар, меньшевиклар сөргенгә җибәрелгән булган.

Кыскасы, авыл җирлеге күңелсез вакыйгаларга бай, һәм хәзер дә анда күңелсез кебек тоелды. Бигрәк тә, ирек, байлык һәм муллык булган җиреңнән монда сөрә калсалар... Тормыш монда шул заманнан туктап калган кебек.

Бурят халык ашлары: бууза, манный боткасыдай саламат һәм ашказаны авыруларын дәвалаучы сөтле аракы

Баргузин үзәне буйлап безне Ярикто авылына алып бардылар. Татар халкындагы кебек үк кунакчыллык - бурят халкының төп традициясе. Безне дә төшке ашка бурят гаиләсенә бурят гореф-гадәтләре буенча кабул иттеләр. Без килгәндә Надежда Бадмаева поднос тотып, «Хуш килдегез!» – дип басып тора иде. Хөрмәтле кунакларга сыер сөте салынган пыялалар (касәләр) суздылар.

Өй түренә үттек. Яхшы әзерләнгәннәр, өстәлдә алма төшәрлек тә урын юк. Бурят тәм-томнарын шунда күрдек: беренче итеп, бууза китерделәр. Бууза – составы һәм формасы буенча шул ук мантый, әмма камыры башкачарак бөгелгән. Камыр эчендә фарш.

Буузаны саламат белән бергә кушып ашарга куштылар. Саламат – каймак (сметана) һәм оннан әзерләнә торган бурят ризыгы. Бурятиядә саламатларны бәйрәм өстәленә куялар икән. Гомумән, бурятлар балачактан терлекчелек белән шөгыльләнә, шуңа күрә алар сөт һәм иттән төрле ашлар әзерли. Сөт продуктлары «ак» азык дип санала, ак төс чисталыкны, намуслыкны аңлата.

Бурят телендә саламатны «шанахан зоохэй» дип әйтәләр. Рецепты болай: кәстрүлгә салынган сметананы (мае күбрәк булса яхшырак) каты утта кайнатып чыгаралар һәм утны уртача режимга калдыралар, аннан соң он кушып, бутыйлар. Утта кайный-кайный ул кәстрүлгә ябышмаска тиеш. Шуннан соң саламат әзер була. Бурятлар аңа тоз да, шикәр дә салмый. Табынга куйганда саламатның мае аерылып тора. Саламатны без дә татып карадык, тәме буенча манный боткасына охшаган.

Бурят хатыннары саламатны майлы, бераз әчи башлаган чуенда әзерләгән. «Яхшы кәеф белән әзерләсәң, саламат тәмлерәк килеп чыга», - ди Надежда Феликсовна.

Хуҗабикәбез безгә бурят халкы эчемлеген – архины алып чыкты. Архи (тарасун) – сыер сөтеннән ясалган 15-18 градуслы исерткеч эчемлек. Төсе белән кымызга охшаган. Тәме дә кымызныкы кебектер әле дип уйладым, әмма икенчерәк булып чыкты: бераз гына эремчек суы һәм тирес тәме бар иде. Шулай икесе кушылган инде. Күп эчеп булмады, телне генә тидерә алдым. Надежда Феликсовна бу эчемлекне безгә «бик файдалы» дип мактады.

– Без һәрчак өч байлык өчен тост әйтеп эчәбез: балалар, кунак һәм терлекләр өчен. Өй һәм тирмә ишекләре беркайчан да ябылмасын, өйгә кунаклар килеп торсын, абзар ишекләре дә ябылмасын – терлекләр артып торсын, һәр хатын-кыз армыйча-талмыйча ел саен бала алып кайтсын, мэндэ-э (исәнлеккә)! – дип архины тотып куйды хуҗабикәбез.

Бу эчемлекнең составын хәтта җирле Фәннәр академиясендә дә өйрәнгәннәр, бер лама (остаз) хуҗабикәбездән шушы эчемлекне йөзәр шешә сатып ала икән.

«Сәбәбе гади: тибет үләннәренең кайберләрен нәкъ менә архи белән эчеп җибәрергә кирәк. Шуны төгәл беләм: ашказаны җәрәхәтен архины өч көн эчкәннән соң бетереп була. Моның өчен 150 грамм архины балчыктан ясалган стаканга салып, җылы су өстәп, ач карынга эчәргә кирәк. Шуннан соң сарык йонына төренеп ятыгыз. Сарык йоны бөтен авыруларны үзенә сеңдерә. Сарык йоны белән архи шундый дәвалау сыйфатына ия», - дип ышандыра ул.

Архины эчкәннән соң фотограф абыебызга тир бәрде. «Димәк, хасталарыгыз чыга», - диде Надежда Феликсовна.

Бурят халкының гореф-гадәте: «Далага барып мәхәббәт белән шөгыльләнгәннәр»

Бурят халкының гореф-гадәтләрен яхшырак аңлар өчен Надежда Феликсовна безне өйләре янында кунаклар өчен дип ясалган тирмәгә (юрта) алып керде. Элек бурят халкы тирмәләрдә яшәгән. Аны теләсә кая куймаганнар. Ат җиргә ятып аунаган урын тирмә өчен уңайлы дип саналган. Бу урынга еланнар килмәгән, дип ышанганнар.

Тирмәнең ишеге һәрвакыт көньякка юнәлтелгән. Мондый таләп бүген дә саклана. Төньяк өлеше дәрәҗәлерәк санала, ул якта кунакларны кабул итәләр. Ләкин чакырылмаган кунак анда болай гына кереп урнаша алмый. Тирмәнең көнчыгыш ягы - хатын-кызлар, көнбатышы ирләрнеке дип санала. Тирмәдә урындыклар тезелгән: кергәндә дә сәгать теле буенча хәрәкәт итеп, урындыкларга утырдык.

Тирмәгә кергәнче ишегалдында этегезне алыгыз, дип кычкырырга кирәк. Бурят телендә болай яңгырый: «Ноухуэй абит». Тирмә хуҗасы шушы тавышны ишетүгә кунакны каршы алырга тиеш. Өйдә хуҗабикәнең ире була калса, ире каршы алырга тиеш була. Тирмәгә керүче «Амар мэндэ» дип исәнләшә. Кунакны бер урынга утырталар, аңа күчеп утырырга рөхсәт ителми.

Тирмәгә кергәндә кул белән нәрсәгә дә булса орынырга, сөялергә ярамый. Аннан соң кунакларга касәдә кайнар чәй тәкъдим итәләр. Сөйләшүне ир-ат алып бара, хатын-кыз кысылырга тиеш түгел. Кыз затына сорау биргән очракта гына җавап бирергә ярый. Надежда Феликсовна бу кагыйдә тормыш-көнкүрештә дә саклана, ди. «Гаиләдә болай гына буш сүз, яман сүз, ялган сүз сөйләп утыру тыела. Ул аны үз эчендә тотарга тиеш».

Тирмәнең түбәсен ике багана тотып тора. Тирмә – бурятлар өчен изге урын. Түбә – галәмгә керү урыны, түбә турысында җирдә учак ягалар. Учак аша атлап чыгарга ярамый, түгәрәк буенча әйләнергә кирәк. Бурят халкында җиргә, ир-атка һәм утка мөнәсәбәт иң өстен булып санала. Ир-атка тавыш күтәрергә, аның белән ызгышырга ярамый. Алар аны болай аңлата: өйдә булган ызгыш-талаш тирмә эчендә янган учактан галәмгә – өскә барып җитә, ди. Әгәр гореф-гадәтләрне үтәсәң, гаиләңдә тынычлык була, ул таркалмаячак.

«Элек шулай булган. Кияүгә чыккан кызлар беркайчан да зарланмаган. Тирмә – синең йортың, галәмең», - дип аңлата Надежда ханым.

Ир-атка кияүгә чыккан кыз хәзер йортта яки фатирда яши. Элек хатын-кыз тирмәгә үзе белән барлык әйберләрен алып килергә тиеш булган. Аның бирнәсе сандыкка салынган, әйберләрен тикшергәннәр. Кызның бирнәсендә бәрән тиресеннән матрас тегелгән булырга тиеш.

Тирмәдә ир белән хатын аерым йоклый: ир – бер, хатын икенче якта. Тирмәдә беркайчан да мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярамаган. Моның өчен яшь пар кеше булмаган урынга – далага киткән. Әләм бәйләп куелган озын таякны җиргә кадап куйганнар, кыз алып килгән матрасны җәйгәннәр һәм мәхәббәт белән шөгыльләнгәннәр. «Романтика бит, әйеме?» – дип сорады Надежда ханым. Без ни дияргә дә белмәдек: кайбер кызлар кызарынып чыкты, кайбер егетләребез оялып кына аска карап утырды, көлеп алучылар да булды, әлбәттә. Әләм булган җиргә якын барырга ярамаган, чөнки «анда – мәхәббәт!»

Бурятларча бала табу: Кыз баланы басып тапкан, кычкырырга ярамаган

Бала табу турындагы сөйләмне тыңлагач, ис-акылларыбыз китте...

Тирмәнең «ир-ат» баганасы һәрчак чиста торырга тиеш, балаларга уйнап йөргәндә аны пычратырга ярамый. Хатын-кыз баганасында кияүгә чыккан кыз бала табарга тиеш була. Бала табуның өч төрле ысулы бар: кыз баганага терәлеп үзе генә таба, ире яки иренең әнисе белән бергә таба, ире һәм иренең әнисе – өчәүләп. Соңгысы идеаль бала табу булып саналган.

Әгәр кыз бала табуы турында әйтергә өлгермәгән икән, берүзе табарга тиеш. Безгә шул очракны сөйләделәр. Кыз тирмәнең ишегалдына әләм элеп куярга тиеш булган. Ул: «Монда бала табалар», - дигәнне аңлаткан. Шушы әләмне күреп, аның янына ире яки иренең әнисе ярдәм итәргә килгән. Чит кеше бу тирмәне урап узган.

Әләм куйганнан соң, кыз сыерның кипкән тиресен җыеп, хатын-кыз баганасы тирәли сибеп чыккан, тулгак булганда шуның өстеннән йөргән. Тирмәдә кычкырырга, еларга ярамаган, шуңа күрә ул бөтен сызлануын сүзсез генә түзгән. Бала эчтән чыгар вакыт җиткәч, кыз чүгәләп утырган, баланы эләктереп алган, кайчы белән кендекне кискән һәм, баганага таянып, организм калдыкларының чыгып беткәнен көткән.

Бу вакытта яшь әни баласын ашаткан. Шуннан соң кыз, бөтен эшләрен төгәлләп, баганага таянып, әкрен генә урыныннан торган, эскәмиягә утырган. Каенана килгәч, соңга калганы өчен гафу үтенгән, барлык кирәкмәгән калдыкларны җыеп, аларны тирмәдән ерак түгел бер урынга чыгарып ташлаган һәм өстенә коры тизәк сипкән. Бу урын кешенең кече ватаны (тоонто) булып саналган, киләчәктә анда төрле йолалар үткәргәннәр, догалар укыганнар. Мәсәлән, ул шул урынга килеп, төрле ияләргә рәхмәт әйткән, аларны сөт, май белән «ашаткан». Ияләр шуны «ашап», ул кешене бәла-казалардан «саклаган».

Каенана яшь әнине шунда ук кайнар шулпа, йомшак ит, кайнар чәй белән сыйларга тиеш. Ай ярым дәвамында ул киленен карарга тиеш булган: ашаткан, эчерткән, барлык өй эшләрен башкарган, дип сөйләде өч бала анасы Надежда Бадмаева.

Аннан соң, бурятларның җирләү йоласы бик үзенчәлекле. Җирне казырга ярамагач, кешеләрне далада «җирләгәннәр». Мәетне ат арбасына салганнар да лама (остаз) әйткән җиргә алып барганнар. Юлда барганда мәет «төшеп калган». Икенче, өченче көнгә мәетне кошлар чукыган, бүреләр ашаган... Ягъни бурятларда зиратлар бөтенләй булмаган, кешенең мәетен күммәгәннәр. Хәзер барысы да башкача: мәетне зиратта җирлиләр, ди.

Бозлык чорыннан калган Ина бакчасы ташлары һәм газы, суы кермәгән Бурятия авыллары

Авылдан авылга барганда сыер көтүе очрады. Авылларга су кермәгән, хәтта кышын да колонкага барып су ташыйлар, ди. Газ кермәгән, өйне утын белән ягып җылыталар. Әле дә ярый ут бар! Бу бит инде адәм барып җитә алмаслык җирләр. Якындагы ун елда монда нәрсә дә булса үзгәрәчәгенә шикләнәм. Кеше генә кимеп, авыл җимереккә әйләнсә инде…

Совет чорының бер зур плюсы булган икән: бөтен кешене эшләттергәннәр, урамда эшсез тилмереп йөргән гади эш кешесе булмаган. Кеше җир җимертеп колхоз, фабрика, завод төзегән, шунда эшләгән. Шуңа да, шул цивилизация дигәнең дә монда Советлар Союзында кереп калган. «800ләп бала укыган бу мәктәптә», - дип, бер авылның мәктәбенә төртеп күрсәтте экскурсовод. Хәзер 54 бала укый. Менә чагыштырыгыз инде. Авылларның хәле кайда да бер үк икән.

Юллар да шул Совет чорыннан калган. Анысын фотога махсус төшереп алдым, чөнки башка җирдә гел кыр юлы. Бу сыгылган асфальт юл Совет чорының бер истәлеге булып калган.

Баргузин үзәненең җимерек юллары буйлап барганда, зур булмаган авылларның берсенә борылдык. Баргузин районының Ина (түгәрәк таш дип тәрҗемә ителә) авылыннан ерак түгел генә таш бакчасы җәелеп ята. Дала буйлап 10 квадрат километр тирәсе территориядә тәртипсез рәвештә гранит кыялар сибелгән.

Бу ташлар соңгы Бозлык чорыннан (12-14 мең элек) калган. «Һәрберегез үзенең ташын тапсын һәм өстенә аркасы белән ятып торсын. Начар энергия аска төшеп китә, яхшысы керә. Эвенклар шулай аңлата», - диде экскурсовод абый.

Сүз уңаеннан, бу авыл бурят ягы белән тунгус ягының чигендә урнашкан. Бу якта Баргузинга кадәр Төньяк-көнчыгыш Байкалның төп халкы – тунгуслар (эвенклар) яши. Алар – шаманнар (мәҗүсиләр), будда динен кабул итмәгәннәр.

Монда кинәт кенә җирнең икенче ноктасына килеп эләктең дигән хис туа. Тирә-якта тынлык... Һәр таш катып калган хайван яисә кеше булып тоела. Таш арасында йөргәндә, бу бакчаның кайда тәмамлануын аңларга тырышып, иң биек урыннарга менеп утырганда, син вакыт төпкеленә төшкәндәй буласың. Бу урынның гаҗәеп энергетикасы бар, ә һавасы – әйтеп аңлатырлык түгел. Шулкадәр хуш исле! Гомумән алганда, кеше кулы тимәгән табигать. Монда киртәләр дә, чүпләрне ташламауны сорап язылган элмәләр дә юк.

Баргузин үзәненең энҗе-мәрҗәне: Суво Саксониясе һәм Алга күле

Суво авылы янында янә бер тукталыш. Эвенклар бу изге урынны «Сувойя» (җил өермәсе) дип атый. Алар биеклеге 50 метрга җиткән гаять зур таш кыялар арасында Икат тавы сырты итәгендә җилләр хуҗалары яши дип ышанган.

Хәзер бу урынны «Сувинская Саксония» дип атыйлар, кыяларны готик архитектурага охшаталар. Бу Баргузин үзәне пейзажы, күлләр һәм матур кыялар белән фотога төшер өчен идеаль урын! Ул ташларны нәрсәгә генә охшатмадык: кәлтә һәм крокодил башы, бер ташка хәтта Карл Маркс исеме биргәннәр.

Бу кыялар - Баргузин үзәненең энҗе мәрҗәне. Кыяларда күгәрчен оялары һәм карлыгачлар күп.

Суво авылыннан дүрт чакрым Алга күле урнашкан (Алгинское озеро). Интернетта ул тозлы дип йөртелсә дә, бу бик үк дөрес түгел. Магний гидрокарбонаты – Алга күленең составын тәшкил итә, күлне икенче төрле содалы күл дип тә әйтеп була. Күлдә эретелгән магний, селен, калий һәм бераз гына кальций кебек элементлар бар, шунлыктан, күл сәламәтлеккә файдалы дип йөртелә. «Кешеләр монда тире авыруларын дәваларга килә. Псориаз кебек авырулардан котылалар. Кайбер авыруларны берничә елга туктатып тора», - дип аңлатты ул.

Күл төбе дә гадәти түгел: соры һәм кара ләм бар. Иртән соры ләм, төш вакытында кара һәм кичен соры ләм белән сыланырга киңәш итәләр. Ни гаҗәп, күлнең иң тирән урыны нибары 80 сантиметр. Күл янына барып җиткәндә бу сүзгә ышану авыр иде. Шулкадәр киң күл! Икенче кырые әллә кайда, еракта кебек. Күлгә кереп карагач кына аңладык: керәсең-керәсең, һаман тирәнәйми! Күлнең уртасына кадәр җиткәч бераз гына йөзеп булды: кул ләмгә тия. Ә суы җылы. Дөнья рәхәте менә кайда! Без китәргә җыенганда автобус тулы балалар төяп алып килделәр. Чыпыр-чапыр алар шунда калды...

Чивыркуй култыгы буйлап сәяхәт: Акчарлаклар, төлке һәм Елан бухтасы кайнар чыганаклары

Икенче көнне без Чивыркуй култыгында (Чивыркуйский залив) урнашкан Монахово авылы аша Байкал арты илкүләм паркына юл тоттык. Ул Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы карамагында тора. Россиянең аз санлы тыюлыклы урыннарының берсе. Илкүләм парк типик тау-тайга чикләрендә урнашкан. Парк чикләрендә Изге Борын (Святой Нос) ярымутравы, Баргузин үзәне сырты (Баргузинский хребет), Чивыркуй муены (Чивыркуйский перешеек) һәм Ушкан утраулары (Ушканьи острова) бар.

Парк территориясе буйлап төньяк-көнчыгыш юнәлештә ике тау сырты җәелеп ята: Баргузин тыюлыгыннан барганда безгә Бормашевое күлендә булырга туры килде. Бу күлне дә шифалы дип әйттеләр. Аның составында фтор һәм натрий бар. Күлнең тирәнлеге 3 метр тәшкил итә. Күл Байкал күленнән чагыштырмача җылырак тоелды.

Соңрак Монахово авылында катерга утырып, Чивыркуй култыгы буйлап йөздек. Йөзгәндә шактый салкын булды. Зур һәм Кече Кылтыгей утрауларын күрдек, ризык исен сизепме, акчарлаклар юлдаш булды: без аларны ипи белән сыйладык.

Шулай итеп, без Елан бухтасына (Змеиная бухта) килдек. Бу урын үзенең шифалы кайнар (термаль) чыганаклары белән танылган. Бухтаны агусыз еланнар (уж) булганга күрә шулай атаганнар, алар хәзер инде бик сирәк очрый, ди.

Монда ял итү, дәвалану өчен барлык уңайлыклары бар. Ике кайнар чыганак урнашкан. Анда берьюлы 5-6 кеше сыя.

Беренчесенең су температурасы 28-34°С, икенчесенеке 40-60 °С. Кайнар чыганакларның су составында фтор һәм кремний кислотасы бар, ул радикулит, хондроз кебек авыруларга дәва, ди. Сулардан сероводород исе килә. Ә суга төшкәч, тән шулкадәр йомшара, лайлылана. Чыганакларда җиде минуттан да озаграк торырга ярамый. Баштан түбән температурадагы чыганакка төшеп менәргә, шуннан соң сөлге белән яхшы итеп сөртенергә кирәк.

Җиде минут үткәч, тән температурасы нормага килгәннән соң, эссерәгенә дә төшәргә була. Анда да шулай ук җиде минуттан артык торырга ярамый. Эссерәгенә төшү җиңел бирелмәде: су шулкадәр кайнар тоелды. Әкренләп кенә төштек. Һәм иң мөһим кагыйдә: термаль чыганакларда йөрәк тибешен күзәтергә кирәк, ешая икән – аннан чыгу хәерле. Термаль чыганакларда булганнан соң Байкал күлендә коену тыела. Бик тә коенасы килсә, термаль чыганакларга кергәнче күлдә йөзеп алу хәерле.

Елан бухтасында безне бер төлке каршы алып, озатып калды.

Һәр экскурсия көне буена сузылды. Һәрберсе 4500 сум торды (бу суммага төшке аш керә).

Бурятларның дине – буддизм, храмнары – дацан

Киләсе тукталыш – Ярикто авылындагы будда храмы – Баргузин дацанында. Аның икенче төрле атамасы – Янжима алиһәсе храмы. Баргузин дацаны Куйтун даласы чигендәге тау итәгендә урнашкан. Буддизм динен тотучы җирле халык монда озак вакыт гыйбадәтханәсез яшәгән. Баргузин даласы халкының туган илләрендә дога кылып, йолалар үткәрергә мөмкинлеге булмаган.

1818 елда Бурятия территориясендә буддизм дине тарала. Ул Тибеттан, Монголиядән килә дип санала. Бурятлар элек мәҗүсиләр, шаманнар булган. Тора-бара буддизм динен кабул итәләр. Бурятиядә буддизмның бер юнәлеше – ламаизм (лама – укытучы, остаз).

XIX гасырда Саган-Нуур күле янында Байкал күле артының иң матур дацаннарының берсе булган. Әмма Совет чорында аны җимергәннәр. Яңа храмны 2005 елда гына төзи башлаганнар.

Барлык дацаннарның уртак ягы – түбәләренең очлары өскә таба күтәрелеп торуында. Кытай, монгол аяк киемнәренең очлары да өскә таба күтәрелеп торганын искә төшерик. Буддистлар туфракка шулкадәр сак караган, хәтта аяк киеменең очы белән җирне ялгыш кына «яраларга» ярамаган. Шуңа күрә мондагы халык бервакытта да җир эшкәртү белән шөгыльләнмәгән. Хәтта ташны бер урыннан икенче урынга күчереп куярга да тыелган булган. Җир өстендә үскән әйберне генә ашаганнар: үлән, кыргый суган, җиләк һ.б. Аның каравы, хәзер җирдә төрле яшелчәләр утырталар.

Буддистлар әкрен кешеләр, алар барысын да кояшка карап, сәгать теле буенча эшли. Храм эчендә дә сәгать теле буенча – сулдан уңга таба йөрисе, Янжима алиһәсе сурәте төшерелгән ташка менгәндә дә, Улан-Удэдагы храм тирәсен әйләнгәндә дә шулай хәрәкәт итәсе. Әйтик, тауга менгәндә юлда нәрсәң дә булса онытылып кала икән, кире кайтыш юк – алга гына барасың, тауны тының чыкканчы бер әйләнеп төшкәч, яңадан тауга менеп әйбереңне аласың була.

Теләсә кайсы будда храмында булганда бер мөһим таләп бар: баш киемен салып керәсе.

Питерда да Бурят дацаны булган, ди экскурсовод. Чөнки безнең императорлар тибет медицинасын кулланган. Көнбатыш табиблар аны традицион булмаган медицина дип атый. Гадәти медицина белән аның алымнары төрле: тибет медицинасы кешене авырудан саклый, көнбатыш медицинасы инде авырып киткән кешене дәвалый.

Янжима храмы исеме кайдан килеп чыккан?

Баргузин үзәнендә Янжима һәм Норжима исемле апа белән сеңел турында риваять бар. Янжима матур һәм назлы тавышка ия булган, яктылык һәм нур таратып, кешеләрне шатландырып, җырлап йөргән. Норжима байлык һәм муллык алып килү сәләтенә ия булган. Норжима кунак булган гаиләләрдә күп балалар туган. Көннәрдән бер көнне Янжима белән Норжима юкка чыккан, диләр.

2005 елда бер могҗизаи хәл була: Россия буддистларының башлыгы Пандито Хамбо Лама Аюшеев Улзаха тавына менгәндә Янжима алиһәсе сурәтен ташта күрә.

Буддистларда Янжима – бию, сәнгать һәм уңдырышлылыкны яклаучы алиһә. Җирле халык әйтүенчә, таштагы сурәт будда иконографиясенең барлык кануннарына туры килгән. Монахлар бу урынны «изгеләндергән» һәм гыйбадәт кылган. Хәзер тау итәгендәге аланда дуган корылган (дога кылу урыны). Сурәт төшерелгән таш аерым куелган.

Янжима алиһәсе ташын тапканнан соң, бу урынга хаҗ кыла башлыйлар. Буддистлар фикеренчә, Янжимага табыну - яшьлекне озайта, ашказаны һәм бавыр авыруларын дәвалый, уңдырышлылыкны арттыра, эчкечелек һәм тәмәке тартудан саклый.

Барлык дацаннар бер принцип буенча төзелгән: дацанның урта өлешендә ламалар (остазлар) диванга утырып, мантраларын укый. Текстны укыганнан соң барабанга бәреп алалар. Гыйбадәт кылганда догаларын бер тонда гына укыйлар. Үзәк өлешкә ламалар (остазлар) гына керә ала.

Үзәктә – Будда ясалган (буддизм диненә нигез салган кеше). Ул алтын, бакыр, фил сөягеннән ясалырга мөмкин. Будданың уң һәм сул ягында храм кем хөрмәтенә төзелгән – шул кешенең сурәте тора. Бу храмда Янжима алиһәсе сурәтләнгән иде (таштагы сурәтнең күчермәсе).

Дацанның бер почмагында гыйбадәт кылу өчен махсус өстәлләр тора. Анда кешеләр төрле азык, акча һ.б. калдыра икән. Азык ак төстә булырга тиеш (сөт, дөге, бодай, тары һ.б).

«Храмга килеп, Янжма алиһәсенә гыйбадәт кылган гаиләләр бар. Озак та үтми, аларның балалары туа. Бу – факт», - ди экскурсовод. Хорал (дога уку) вакытында иминлек касәсенә нәрсә дә булса салу Көнчыгышта киң таралган. Тибетта касәләргә су, чәчәк, ладан, хуш исле шәм, һәм азык куялар. Дацандагы касәдә дөге, бодай, тимер акчалар бар иде. Монда килгән кеше биш бармагы белән яхшы уйлар уйлап шул тәңкәләрне сибә.

Храмда Буддага карап керәсе, Буддага карап чыгасы. Ягъни артың белән борылып чыгарга ярамый.

Тирә-якта төрле якты төсләрдән торган чүпрәкләр эленеп тора иде. Экскурсовод аңлата: «Бу тханкиларга (чүпрәкләргә) зур хорал вакытында җыелган теләкләр язылган», - ди. Яз башында зур учак ягалар һәм барлык чүпрәкләрне яндыралар. Имеш, янган теләкләр күккә барып ирешә. Шуннан соң һәр буддист камырдан җәймә җәя. Җәймәгә бөтен тискәре энергиясен калдырып, икенче көнне шул учакка ыргытырга тиеш була.

Буддистларда үлем төшенчәсе юк, үлгән кеше турында ак урынга китте (»Ушел в белое»), дип әйтәләр.

Буддистлар догаларны ятламый икән. Алар барлык догаларын кәгазьгә теркәгән, тирегә төргән һәм барабаннарга урнаштырган. Узып барышлый шушы барабаннарны әйләндерергә кирәк, диләр. Барабанны әйләндергәч, барлык догалар күккә барып ирешә, ди.

Будда дине Һиндстанда таралган. Шуңа да аның турында кино-сериаллардан гына карап белә идем. Әмма бу дин белән тирәнтен дәрәҗәдә Бурятиягә баргач белдем. Дин турында кыскача шушылар.

Бурятиядән нәрсәләр алып кайтырга?

Байкал күле балыклары. Омуль, сиг яки хариус балыклары - иң популяр бүләк санала. Туристлар вакуум пакетларындагы ысланган, тозланган яки киптерелгән балыкларны ала.

Амулетлар, бурят милли бизәнү әйберләре. Будда мәдәнияте Көнчыгыш Себердә яшәүчеләрнең көнкүреше һәм традицияләре белән бик тыгыз үрелгән. Шуңа күрә, сыннар, бизәнү әйберләре, төрле хуш исле шәмнәр популяр.

Төрле ташлар һәм минераллардан эшләнгән сувенирлар. Сәфәрдән амазонит, оникс, малахит яки турмалин белән зәркән әйберләрен алып кайтырга мөмкин.

Себер чәе. Әнис, бөтнек, сагаан дали һәм башка үләннәр. Үләннәрне Байкалның экологик чиста урыннарында язын һәм җәен җыялар.

Кедр чикләвеге. Байкал ярларында кедр агачлары күп үсә, шуңа күрә биредә туклыклы Себер чикләвеге сатыла. Аны кыздырып, бал һәм конфет составында саталар.

Ял да иттек, концерт та куйдык

Шулай итеп, без Бурятия Республикасында татарча концерт программасын тәкъдим иттек. 55 еллык тарихы булган коллектив Бурятиянең Максимиха авылында һәм Улан-Удэ шәһәрендә татар, грузин, инглиз, рус һәм итальян телендә җырлар башкарды.

– Без Байкал күле янында урнашкан Максимиха авылында тордык һәм шунда ял итүчеләргә концертлар бирдек. Улан-Удэ шәһәрендә җирле татарлар, бурятлар, Татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары белән очраштык, аларга да концертлар куйдык. Безнең килүгә бик сөенделәр, чөнки татар көйләренә бик сусаганнар, - диде хорның җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин.

Улан-Удэдагы концерт Бурятиянең Татар милли-мәдәни автономиясенең 25 еллыгы һәм Татар халык хорының 55 еллыгына багышланды.

– Мин Татар халык хорының зур җанатары. Казанда булганда Татар халык хоры концертын исем китеп тыңладым. Шулчак: «Безнең якларга – Байкал күленә дә килегез! Сезнең тавышлар анда да яңгырарга тиеш», - дип чакырган идем. 30 кешедән торган коллектив кайдан акча табып, ничекләр килә алыр икән, дип кайгырдым. Әмма уй-теләкләр чынга ашты, килгәнегез өчен рәхмәт», - диде Бурятиянең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Батталова.

Саҗидә Батталова Бурятиянең Халыклар дуслыгы йорты исеменнән КФУның Татар халык хорына милләтара хезмәттәшлеккә һәм мәдәниятләр диалогына зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хатын тапшырды. «Мондый иҗтимагый хәрәкәт Россия халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтен, телләрен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итә», - диде ул һәм Бурятиядә яшәүче татарлар исеменнән дә рәхмәтен белдерде.

– Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин 55 ел дәвамында сәнгатькә хезмәт итә. Ул бик бәхетле кеше. Татар халык хоры халыклар дуслыгы, гаилә кыйммәте турында җырлар башкара. Бурятиядә булсынмы, Татарстандамы – без кыйммәтләрне саклап калабыз. Концерт патриотик рухта булды. Сезнең сәнгатькә мәхәббәтегез дөньяны тагын да ямьләндерә, яктырта, тамашачыларның күңелен күтәрә», - диде Саҗидәхаынм.

Бурятиянең «Россия әрмәннәр берлеге» төбәк бүлекчәсе рәисе Марсель Арутюнян Татар халык хоры зур залларда чыгыш ясарга лаек дип саный. «Россия төбәкләре буйлап үз милләтеңнең гореф-гадәтләрен, җырларын күрсәтеп йөрү зур бәхет. Концертлар белән безгә ешрак килсәгез иде. Без моңа шат кына булачакбыз. Иҗат юлыгыз уң булсын», - диде ул.

– Безнең бурыч – күтәренке кәефне халыкка тарату. Бу җир төрки, бурят, тунгус, рус һ.б. монда төпләнеп калучы халыкларның җирләре. Алар монда яшәп, сәнгатьне, гүзәллекне тудыра. Безне каршы алучыларга, тамашачыларга рәхмәтлебез. Залда 30 түгел, ә 3 мең тамашачы утырган кебек булды», - дип бәяләде концертны традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең элекке җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова.

Концертта Бурятиянең аксакаллар советы рәисе Вафия Мирзаева да килгән иде. Ул җырчыларга үз теләкләрен җиткерде. «Миңа тиздән 88 яшь тула, 40 яшькә яшәргәндәй булдым. Тагын килегез! Без Казаннан бик еракта яшибез, ватаныбызны сагынабыз. Сез безгә Татарстаныбыздан сәламнәр алып килдегез, безне татар җыр-моң дөньясында йөздердегез», - диде ул.

Фото: © Кичәнең алып баручысы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов

Саҗидә Батталова һәм Ирнис Рәхимуллин барлык хорчылар исеменнән концертны оештырган иганәче Булат Җәүһәровка, «Кристалл» мәдәният йортына һәм Виктор Михайловка рәхмәтен җиткерде.

Бу концертка Бурятия халкы ерак араны якын итеп килгән, чөнки татар моңына, җырларына сусаган иде алар. Кайда гына яшәсәк тә, без барыбыз да дус-тату яшәргә, дини һәм рухи тәрбияне сакларга тиеш..

Байкалдан туплаган энергияне гомерлеккә саклагыз, дип безне тарихи ватаныбыз – туган ягыбыз Татарстанга озатып калдылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100