Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бурятиядә урман янгыннары котыра: Улан-Удэдагы биналарга да ут капкан

news_top_970_100

Бурятия башкаласы Улан-Удэ шәһәренең тирә-ягын янгыннар камап алган. Көчле җил утны коточкыч тизлектә тарата. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза.

Бурятиядә 100 гектардан артык мәйданда урманнар, шулай ук корыган үләннәр яна. Ураган җиле аркасында янгын башкалага ук килеп җиткән, һәм шәһәр читендәге корылмаларга да ут капкан.

Җирле халык утның торак йортларның да камап алганын сөйли. Әмма шәһәр хакимиятләре, торак булмаган корылмалар яна, дип ышандыра, тик утның торакларга күчү куркынычы бар.

Улан-Удэның үзендә янгынның 5 чыганагы теркәлгән. Барыннан да бигрәк Бурвод микрорайоны зыян күргән.

Хакимият кешеләрне эвакуацияләү турында хәбәр итте. Хәл ураган җиле аркасында да катлаулана, көчле җил утны тиз тарата.

Соңрак билгеле булганча, Бурятиядә 20 торак йортка һәм хуҗалык корылмасына ут капкан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткару чараларын арттыра.

Шулай ук оператив хезмәтләр, янгын мәйданы 10 мең квадрат метрга кадәр арткан, дип хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100