news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бурятиядә «Байкал Сабан туе» булды

news_top

27 июнь көнне Бурятия Республикасының Кабанск авылында «Байкал Сабан туе – 2026» узды. Бәйрәм республикакүләм масштабта үткәрелде, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

«Республика хөкүмәтендә билгеләп үтелгәнчә, бәйрәм Бурятияның чын күп төслелеген күрсәткән. Сабан туенда һәр халык үзенең уникаль ишегалдын тәкъдим иткән. Программа бай эчтәлекле булган. Милли кухня, көрәш, капчык бәрешү, аркан тартышу кебек милли Сабантуй ярышлары, мастер-класслар, ярминкә һәм татар йолдызлары катнашында зур концерт оештырылган. Конертка бөтен регионнан бию һәм фольклор коллективлары җыелган. Бәйрәм дәвамында кунаклар өчен фотозоналар, балалар аттракционнары, милли эшләнмәләрдән базар-ярминкә эшләгән», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар