Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бурятиядә вертолет егылып төшкән - видео

Бурятиядә вертолет егылып төшкән - видео

news_top_970_100
Бурятиядә вертолет егылып төшкән - видео
Бурятия башкаласы Улан-Удэда вертолет егылып төшкән. Вертолетта булган дүрт кеше дә һәлак булган, дип хәбәр итә ТАСС. 

Robinson вертолеты шәһәр читендәге Верхняя Березовка бистәсендәге ял базасыннан күтәрелеп киткән вакытта егылып төшкән һәм яна башлаган.

Фаразлар буенча, вертолетта аның хуҗасы - эшмәкәр Сергей Рогов булган. Аның Улан-Удэда сәүдә йортлар, кинотеатрлары бар.

Вертолет төзек булмаган, очучы һава торышы шартларын исәпкә алмаган дигән фаразлар карала. 

Бурятиянең tvcom-tv.ru сайты очучы Анатолий Абашеевның фикерләрен белешкән. Авиация ветераны фикеренчә, Robinson вертолетларын эшмәкәрләр сатып ала, экономия максатыннан агрегатларын алыштырмый. "Аларга бернинди күзәтү, контроль юк, сатып алганда нинди булса, партизаннарча очып йөриләр", - дигән белгеч.

Вертолетта эшмәкәрдән тыш 59 яшьлек очучы, 53 яшьлек эшмәкәр, 44 яшьлек бер ир булган дип фаразлана. Тагын бер кешенең кем икәне әлегә билгеле түгел. Эшмәкәр ауга барырга җыенган булса кирәк, шуңа күрә дүртенче кеше ауда ярдәм итәргә тиешле эшче булырга мөмкин. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100