Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бурятиядә бер укытучы дәрескә соңга калган балаларны противогаз киеп утырырга мәҗбүр иткән

Бурятиядә бер укытучы дәрескә соңга калган балаларны противогаз киеп утырырга мәҗбүр иткән

news_top_970_100
Бурятиядә бер укытучы дәрескә соңга калган балаларны противогаз киеп утырырга мәҗбүр иткән
Улан-Удэ шәһәренең 58нче мәктәбендә ОБЖ укытучысы дәрескә соңга калган балаларны дәрес буе противогаз киеп утырырга мәҗбүр иткән, дип хәбәр итә Бурятиянең балалар хокукларын яклаучы вәкаләтле вәкиле Татьяна Вежевич. Аңа укучыларның ата-аналары мөрәҗәгать иткән.

Балалар омбудсмены матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ОБЖ укытучысына дисциплинар кисәтү ясалган, ә мәктәп директорына Мәгариф турындагы законны үтәү мәҗбүрилеген искәрткәннәр. Якын арада педсоветта укучылар хокукларын яклау турында искәртергә киңәш ителгән.

Мәктәп директоры Роман Леонтьев бу инцидентның 5 декабрьдә булуын әйткән. Икенче көнне аңа укучыларның ата-аналары мөрәҗәгать иткән, шуннан соң укутучы, җыелыш үткәреп, гафу үтенгән. Әмма ата-аналарны бу гына канәгатьләндермәгән, алар Россия мәгарифне күзәтчелек итү ведомствосына мөрәҗәгать иткән.

Мәктәп директоры ОБЖ укытучысына элек бернинди шелтә дә булмады дип белдергән. "Әйбәт укытучы ул, мәктәбебездә инде ике ел эшли һәм элек мондый ысуллар кулланмый иде. Бу рөхсәт ителә торган ысул түгел. Хәзер класста дәресләрне башка укытучы алып бара", - дигән Леонтьев RT каналына.

Улан-Удэ мэриясенең мәгариф комитетында да укытучының әлеге класс белән эшләүдән азат ителүен раслаганнар.

58нче мәктәптәге бу хәл белән Тикшерү комитеты кызыксына. Хәзерге вакытта тикшерү алды эшләре бара. Тикшерү комитетында противогазны озак кию укучылар сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин булуын искәрткәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100