Бурятиядә авиаһәлакәт: аэропортка төшеп утырганда 43 пассажир утырган самолетка ут капкан
Бурятиядә авиаһәлакәт: аэропортка төшеп утырганда 43 пассажир утырган самолетка ут капкан

Бурятиянең Нижнеангарск шәһәр аэропортына "Ангара" авиакомпаниясенең Ан-24 пассажир самолеты аварияле рәвештә төшеп утырган. Бу хакта Бурятия башлыгының матбугат секретаре Алексей Фишев РИА Новостига хәбәр иткән.
Ике очучы да һәлак булган. 19 кеше хастаханәләргә озатылган. Самолетта 43 пассажир, шул исәптән бер бала булуы мәгълүм.
