Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бурятиядә ата кеше кызын коточкыч җәза алымнары кулланып тәрбияләгән

Ул кызын даими төстә кыйный, йодрыклары белән тукмый, теләсә ничек мыскыл итә торган булган.

news_top_970_100
Бурятиядә ата кеше кызын коточкыч җәза алымнары кулланып тәрбияләгән
https://pixabay.com/ru

Бурятиянең Мөхәршибир районында яшәүче 33 яшьлек ата кеше кызы өчен коточкыч тәрбия чараларын сайлаган. Кечкенә генә гамәле өчен дә ул кызын көч кулланып җәзалаган. Каеш сугудан тыш, ул даими рәвештә йодрыкларын да эшкә җигеп тукмаган. Кыйнаулар даими төстә кабатлана торган булган. Ул баланы хәтта, башы белән өстәлгә бәрә-бәрә кыйнаган, аннары шуның өстенә бугазлый да торган булган.

Ата кеше кызы өстеннән ничек кирәк, шулай мыскыллаган. Бервакыт ул кызны урамга алып чыгып, машина алдыннан йөгерергә мәҗбүр иткән. Машинаны зур тизлектә йөртеп, ачык тәрәзәдән, әгәр тукталса, изеп китәчәген әйтеп кычкырып торган булган.

Әмма кыз әтисенең даими мыскыл итүләренә түзеп килгән, иң гаҗәбе алар турында берәүгә дә әйтмәгән. Мәктәптә укытучыларның кызның тәнендәге күгәргән - сыдырылган җирләрен күреп, сорашуларына ул уеннар вакытында егылудан килеп чыккан, дип җавап бирә торган була.

Әгәр кызчыкның ахирәте укытучыларга, дустының җәрәхәтләре атасының кулыннан икәнен сөйләп бирмәсә, әлеге мыскыл итү һәм кыйналулар кайчанга кадәр дәвам итәр икән. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган мәктәп җитәкчелеге, шуннан соң тиз арада хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән.

Россия Тикшерү комитетының Бурятия буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир-атка карата «ярдәмчесез хәлдә булган балигъ булмаганны белә торып җәзалау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр ата кеше гаебенең бөтен дәлилләрен дә ачыклый алган.

Хәзерге вакытта ул үзенең коточкыч алымнарын куллана алмаячак инде. Бу көннәрдә суд аңа гаепләү карары чыгарган. Кешелексез атага карата 3 ел һәм 7 айга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы билгеләнгән. Алга таба ул гомуми режимлы колониядә үз тәртибен төзәтәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100