news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бургерлардагы кебек кыяр маринадлау рецепты

news_top
Бургерлардагы кебек кыяр маринадлау рецепты
Фото: Лилия Мортазинаның телеграм-каналыннан алынды

«Элеккеге Макдональдстагы кыяр кебек була бу. Пикантный тәм бу кыярда. Бер генә килодан булса да ясап карагыз. Бургер һәм бутерброд өчен бик яхшы. Мин икенче ашлар янына куям. Бик тиз эшләнелә», – дип яза Телеграм-каналында Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче блогер Лилия Мортазина.

3 кг кыярны турарга һәм 6 аш кашыгы тоз салырга. 4-5 сәгатькә калдырырга. Шуннан соң кыярны салкын су белән юып дуршлагка салырга.

Тозлык өчен: 750 гр алма уксусы, 4 дәфнә яфрагы, 3 бал кашык куркума, 4 бал кашыгы горчица (бөртекле), 3 стакан шикәр комы, 4 бал кашыгы түгәрәк борыч.

Тозлыкны кайнатып чыгарырга, кыярны салырга һәм, 5 минут кайнатып, стериль банкага тутырырга. Тимер капкач белән капларга.

Видео Лилия Мортазинаның Телеграм-каналыннан алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар