Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бүренең күзе пыяладай». Авылда балалар мәктәпкә бармый, өлкәннәр этләрне яшерә

news_top_970_100
«Бүренең күзе пыяладай». Авылда балалар мәктәпкә бармый, өлкәннәр этләрне яшерә
Фото: © "Татар-информ"

Курган өлкәсендәге бистәдә 4 кешене бүре талаган, 1 хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Петухов районы башлыгы Антон Волков әлеге вакыйга турында телеграм-каналында язган. Түрә сүзләренчә, Курорт «Озеро Медвежье» бистәсендә 23 гыйнвар төнендә кешеләр янына бүре килә.

«Бистәдә яшәүче 4 кешене бүре талаган. Кызганычка, аларның берсен коткарып булмады. Хатын-кызны авыр хәлдә хастаханәгә китерделәр, табиблар булдыра алганның барысын эшләде», – дигән ул.

Волков сүзләренчә, зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелә. Аларның гомеренә куркыныч янамый.

Түрә әйткәнчә, әлеге бистәдә бүре кешеләргә һөҗүм итү очрагы беренче тапкыр булган. Җәнлекне юк иткәннәр, хәзер профильле ведомство белгечләре, аучылар белән бергә, бистә территориясен һәм аның чикләрен тикшерә, башка кыргый җәнлекләр юкмы икәнен ачыклыйлар, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, авыл урамында утлар юк. «2 хатын-кыз урамда йөргәндә, алар каршына бүре килеп чыга. Бу вакытта якында гына 2 ир-ат – кочегар белән янгын сүндерүче эшли. Бүре аларга таба чаба, алар, ничектер, ерткычны куып җибәрә», – дигән биредә яшәүче хатын.

Хәбәр авылда тарала, кешеләр куркуга кала. Авылда кимендә 4 бүре очраган. Берсен, имеш, бүре тешләгән кешеләрне алырга килгән «ашыгыч ярдәм» машинасы таптаган. Калганнарын аучы атып үтергән – бусы расланган белешмә.

«Кич белән тәрәзәдән үзем күрдем – «ашыгыч ярдәм»гә бүре ташланды», – ди биредә яшәүче хатын-кыз.

Шаһитлар сүзләренчә, бүреләр котырган кебек була. Моны тагын бер хәл белән бәйләп аңлаталар. Курган өлкәсе аша кыр кәҗәләре миграциясе уза. Аларның кайсыберләре юлларга чыга, машина астына керә. Кәҗәләр «зомби вирус» белән авырый, дигән хәбәр таралган. Авыл халкы фикеренчә, бүреләргә дә шушы вирус йоккан булуы ихтимал.

«Бүреләр адекват түгел бит, күзләре пыяладай, үзләрен сәер тоталар», – ди биредә яшәүчеләр.

Хәзер балаларның мәктәптә укуын дистантка күчергәннәр. Өлкәннәр коймаларда тишекләрне каплый, бүреләр тимәсен өчен, этләрне яшерәләр.

Соңрак Курган губернаторы Вадим Шумков төбәк халкын ерткычларга каршы чыкмаска, алар белән мөстәкыйль көрәшмәскә чакырды. Ул тагын бүреләр булу ихтималын әйтте. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Ел башыннан төбәктә кыр кәҗәләренең зур миграциясе күзәтелә. Алар артыннан ерткычлар да килә. Бик игътибарлы һәм сак булыгыз», – ди ул.

Караңгы вакытта трассадан барганда кәҗәләргә бәрелмәс өчен, тизлекне киметергә киңәш ителә.

Курган өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100