Җырчы ИлГәрәй – районнарда, авылларда концертлар белән йөрүче сирәк артистларның берсе. Ләкин кышкы юлларның чып-чын сынау икәнлеге сер түгел, аеруча да авыллар эчендә. Бер авылны узып барышлый, ИлГәрәй төркеме утырган «Газель» машинасы юл кырыена төшеп, кар көртенә кереп чумган. «Секунд эчендә булды бу хәл, ава идек», – дип сөйли бу хакта җырчының тормыш иптәше Айгөл Гәрәева, видео төшереп.
«Газель»не артистлар башта «Нива» машинасы белән өстерәп чыгарырга тырышып караганнар. Алай да булмагач, зур трактор чакыртырга туры килгән. Тракторның микроавтобусны чыгарган мизгелләре дә бик куркыныч, ул аздан гына әйләнеп капланмыйча кала.
«Бураннар безне дә читләтеп үтмәде. Кайчанга кадәр була соң әле мондый һава торышы? Без Пермь якларында, туктатыгыз әле бураннарны», – дип язалар алар видео янында.
«Видео ахырына кадәр сезнең белән машина эттек»;
«Экран аша да борчылып беттем. Исән-сау йөри күрегез. Айгөл апаның догалары гына булышты монда»;
«Сез түгел, безнең йөрәкләр бетте монда»;
«Сөйрәп чыгарганчы, котлар очып бетте»;
«Сезгә «булышып» кан басымым күтәрелде», – дип язганнар әлеге куркыныч видео янына ИлГәрәйнең язылучылары.