Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буран вакытында нинди дога укырга?

news_top_970_100
Буран вакытында нинди дога укырга?
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында давыл/буран вакытында нинди дога укырга икәне язылган.

Аллаһ Рәсүле ﷺ җир тетрәү, сәйл (көчле су ташкыны) һәм давыл кебек казалардан шушы доганы укыган:

اللَّهُمَّ احْفِظْنِى مِنْ بَیْنِ یَدَيَّ وَمِنْ خَلْفِى وَمِنْ یَمِینِى وَعَنْ شِمَالِى وَمِنْ فَوْقِى وَأَعُوذُ بِعَظَمَتِكَ أَنْ أَغْتَالَ مِنْ تحْتِى.

«Әллааһүммәх-физ̣ънии мим бәйни йәдәййә үә мин хальфии үә мин йәмиинии үә гән шимәәлии үә миң фәүкыый үә әгүүз̣ү бигәз̣амәтикә ән әгътәәлә миң тәхтии».

«Аллаһым! Алдымнан, артымнан, уңымнан, сулымнан, күктән һәм җирдән килә ала торган афәтләрдән мине сакла».

Гайшә (Аллаһ аннан разый булсын) аңлатуынча, Пәйгамбәребез ﷺ җил булганда болай дия торган булган:

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْأَلُكَ مِنْ خَیْرِهَا وخَیْرِ مَا فِیهَا وَخَیْرِ مَا أُرْسِلَتْ بِهِ وَأَعُوذُ بِكِ مِنْ شَرِّهَا وَشَرِّ مَا فِیهَا وَشَرِّ مَا أُرْسِلَتْ بِهِ.

«Әллааһүммә иннии әсьәлүкә мин хайриһәә үә хәйри мәә фииһәә үә хайри мәә үрсиләт биһии үә әгүүз̣ү бикә миң шәрриһәә үә шәрри мәә фииһәә үә шәрри мәә үрсиләт биһ».

«Аллаhым! Бу җилнең яхшы нәтиҗәләргә китерүен, бу җилдә булган hәр нәрсәнең хәерле булуын hәм аның яхшы максат белән җибәрелгән булуын сорыйм. Бу җилнең начарлыгыннан, бу җилдә булган hәрнәрсәнең начарлыгыннан hәм аның җибәрелү сәбәбенең начар булуыннан Сиңа сыенам».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100