Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буран вакытында Иделдә снегоходта йөргәндә ир белән хатын һәм аларның туганы һәлак булган

news_top_970_100
Буран вакытында Иделдә снегоходта йөргәндә ир белән хатын һәм аларның туганы һәлак булган
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Бүген, 3 гыйнварда, «Лиза-Алерт» волонтерлары рәсми телеграм-каналында 3 кешене эзләү турында хәбәр чыга. Алар Новоульяновск шәһәренең Криуши бистәсендә яшәүче 45 һәм 39 яшьлек ике ир-ат һәм 42 яшьлек хатын-кыз була. Алар барысы да 2 гыйнварда югалган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Бүген көндезге 11ләр тирәсендә аларның мәетләре табыла. Өчесе дә һәлак булган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе белешмәсе буенча, алар туганнар булган.

Якынча белешмә буенча, 2 гыйнварда ир белән хатын һәм аларның туганы снегоходта йөрергә чыга. Алар бистәдән 18.00 сәг тирәсендә Иделгә таба китә.

2 гыйнвар кичендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы начарлану турында хәбәр тарата, төбәккә җепшек кар һәм көчле җил килә.

Көчле буран чыккач, туганнары белән элемтәгә чыкмый башлагач, аларны 20.30 сәг тирәсендә эзли башлыйлар. Эзләү төн буе дәвам итә. Бүген иртән аларны ярдан ерак түгел урында тапканнар.

Якынча версия буенча, буран вакытында елгада күз күреме бик начар була, йөртүче баржаны күрми. Снегоход бик зур тизлектә барган килеш шуңа барып бәрелә. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100