news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Буран сәбәпле Казанда 9 баллы бөкеләр хасил булган: сигез юл-транспорт һәлакәте булган

Шәһәрдә сигез юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

news_top
Буран сәбәпле Казанда 9 баллы бөкеләр хасил булган: сигез юл-транспорт һәлакәте булган
Казанда көчле кар яву һәм буран булу сәбәпле 9 баллы бөкеләр хасил булган, дип хәбәр итә "Яндекс. Бөкеләр" сервисы. 



Ершов, Гвардейская урамнарында һәм Җиңү проспектында юл хәрәкәте кыенлашкан. Шулай ук, сервис шәһәрдә ким дигәндә, сигез юл-транспорт һәлакәтен дә теркәгән. 



Кичә ява башланган көчле кар, урамнарны, ишегалларын, юлларны каплаган. Бүген күп кенә машина йөртүчеләр метрога күчеп утыруны кулай күрә.  


Социаль челтәр кулланучылары хәбәр иткәнчә, Казан-Арча трассасында да юл хәрәккәте кыенлашкан. Әлегә сәбәпләре билгеле түгел. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар