Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буран корбаны: Чистай районында 15 яшьлек малайның гомере фаҗигале өзелгән

Данауровка авылында яшәүче яшүсмерне чокырда кар каплаган

news_top_970_100
Буран корбаны: Чистай районында 15 яшьлек малайның гомере фаҗигале өзелгән

Бүгенге аномаль буран аркасында Чистай районы Данауровка авылында 15 яшьлек малай вафат булган.

Дүрт яшүсмер кар баскан чокыр тирәсендә уйный. Арадан берсе ялгыш кына сөртенеп, чокырга егылып төшә. Аның артыннан ук кар өеме ишелә һәм малай кар көрте астында кала.

Әлеге хәбәрне Чистай районы башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов раслады.

ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дүрт яшүсмернең чокыр янында уйнавы турындагы хәбәр 112 номерына 12.43 сәгатьтә керә.

Кар базында күмелеп калган иптәшләрен коткару өчен ике малай чокырга төшеп, карны казый башлый. Өченчесе исә, ярдәм сорап, авылга йөгерә.

Эдуард Хәйруллин сүзләренчә, ашыгыч ярдәм хезмәте 15 минут эчендә килеп җитә. Әйтергә кирәк, район үзәге белән авыл арасы – 15 чакрым.

“Ашыгыч ярдәм килгәнче, фаҗига урынына авыл фельдшеры да йөгереп килә. Ул шулай ук малайны казырга булыша. Әмма ул калын кар астында калу сәбәпле, коткарып калып булмый”, – диде Эдуард Хәсәнов.

Фаҗига урынына килгән медиклар да баланың үлемен раслый.

Бәхетсезлек очрагы турында белешергә теләп, “Татар-информ” хәбәрчесе Данауровка авыл җирлеге башлыгы Таисия Ворожейкина белән дә элемтәгә керде. Әмма ул: “Бу гаилә бик тәртипле гаилә иде. Мин берни турында да сөйләргә теләмим”, – дип, әңгәмәдән баш тартты.

Гомере фаҗигале төстә өзелгән яшүсмер Крутая Гора авылындагы кадет мәктәбендә укыган. Тик монда да, әти-әнисе рөхсәтеннән башка, егет турында сөйләүдән баш тарттылар.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100