Татарстанда якын арада көчле кар яву һәм бураннар көтелү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
16 февраль кичендә, 17 февраль төнендә һәм көндез республика территориясендә көчле явым-төшем (юеш кар, кайбер урыннарда яңгыр белән) көтелә. Буран вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начараю, 22 м/с ка кадәр тизлектә кадәр көчле җил фаразлана. Юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе халыкка реклама корылмаларыннан һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга, түбәләрдәге кар, боз һәм боз сөңгеләренә игътибар итәргә, куркыныч урыннарны урап узарга киңәш итте.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе торак пунктлардан читкә чыкмаска чакырды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.