Буран аркасында Апас юлында 27 машина тукталып калган - видео
Алараг ярдәмгә ЮХИДИ килгән.
Кич кич белән буран аркасында, Татарстанның Апас районында Казан-Ульяновск юлында 27 машинадан торган колонна тукталып калган. Күз күреме бөтенләй булмау сәбәпле, алар хәрәкәт итә алмаган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Урынга ЮХИДИ хезмәткәрләре барган. Алар машиналарга кар тоткынлыгыннан котылырга ярдәм иткән.
Ике машинаны кар көртеннән алып чыгарга туры килгән. Полиция хезмәткәрләре машиналарны якындагы заправкага кадәр озаткан. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сөйләгән.