news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бурак Озчивит фото өчен Казандагы фанатларыннан күпме акча сораган?

news_top

Төрек сериаллары актеры, бик күп хатын-кызларның «мәхәббәте» Бурак Озчивит бу көннәрдә Казанга килде. Ул үзенең Татарстанга сәфәре кысаларында Корстонда «Истанбулның иң матур кызы» моноспектакле белән чыгыш ясады. Спектакль зур шәһәрдә яшәүче автомеханик Октайның хис-кичерешләре турында.

Әлбәттә инде, төрек чибәренең Татарстандагы күпсанлы фанатлары спектакльдән соң Бурак белән фотога төшәргә теләгәннәр. Ләкин фото түләүле булып чыккан. Бу хакта шулай ук төрек сериалларына мөкиббән китүче блогер, артист Данир Сабировның хатыны Миләүшә Сабирова сөйләде.

Әле генә «Истанбулның иң матур кызы» моноспектакле төгәлләнде. Минем Бурак белән фотога төшәсем килгән иде. Ләкин фото түләүле икән – 25 мең дип әйттеләр. Буракны ничек кенә яратсам һәм аның иҗатын хөрмәт итсәм дә, 25 меңгә күлмәк сатып алу хәерлерәк булыр, – ди ул.

Миләүшәнең дус кызы да төрек артисты артык зур бәя сорый дигән фикер җиткерә. «Түләмибез, гафу ит, Бурак. Ә уйнавын шәп уйнадың, сүз юк», – дигән кызлар.

«Интертат» Бурак Озчивит тешләгән өчпочмакны 50 меңгә сатарга куюлары турында язган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар