news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бунито» салаты рецепты

"Саба таңнары" газетасыннан "Бунито" салаты рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
«Бунито» салаты рецепты
Салат өчен: 250г тавык ите, 3-4 йомырка, 125 г корейча кишер, 100 г сыр, майонез, тоз, петрушка-укроп.
Ясау тәртибе:
Тавык итен тозлы суда пешерәбез, вак итеп турыйбыз — бу салатның беренче катламы.
Икенче катлам итеп кишер салына. Майонез белән сыларга.
Сырны вак угыч аша үткәреп, шулай ук бер катлам итеп салабыз.
Пешкән йомыркаларның сарысын агыннан аерабыз.
Дүртенче катлам итеп угычтан чыгартылган йомырканың агы салына. Майонез сылыйбыз.
Ахырдан йомырканың сарысын сибәбез.
Теләсәгез, салатны укроп, петрушка белән бизәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар