«Бумеранг законы» турында һәр олы кеше белән. Кеше нәрсә генә эшләсә дә: яхшылык кыламы, начарлык эшлиме – барысы да үзенә әйләнеп кайта. Бу сүзләрнең дөреслеген мин үз тәҗрибәмдә аңладым, «бумеранг законы» бик яхшы һәм тиз эшли, дияр идем мин.
Минем тормышым да, карьерам да шактый уңышлы булды. Институтта укып бетерүгә үк яхшы эшкә урнаша алдым. Бу эшем миңа үземне бәйсез һәм хәйран гына уңышлы хатын-кыз итеп тоярга ярдәм итте. Дөрес, бер «ләкин» бар – эш минем бөтен буш вакытымны биләп алды, һәм шәхси тормышка вакытым бөтенләй диярлек калмый иде.
Үз гомеремдә берничә егет белән очраштым, әмма алар уңышсыз тәмамланды. Ир-атларга таләпләрем искиткеч югары шул, һәм булачак «кияүләрнең» барысы да бу «кастинг»ны уңышлы үтә алмады. Әмма мин моның өчен әллә ни кайгырмадым. «Әле вакытым бар бит», – дип уйлап йөрдем. Әмма утыз яшем тулгач, башым уйга төште... Бер уйлап карасаң, бар да искиткеч – фатирым, машинам, тотрыклы эш урыным бар, әмма янымда терәк булырдай чын ир-ат юк.
Һәм менә берсендә эштә безнең бүлеккә яңа җитәкче билгеләделәр. Урта яшьләрдәге ыспай гына ир-ат иде. Җитәкчем белән бер-ике тапкыр сөйләшүгә үк, аңа гашыйк булуымны аңладым. Берничә ай үз хисләрем белән көрәшеп карадым. Марат күренүгә үк кызарып чыгам, тотлыга башлыйм, телемне әйләндереп сүз дә әйтә алмыйм, уйлар чуала... Җитәкчемә гашыйк булуым – ахмаклык икәнен дә аңлыйм, әмма үз-үземне берни эшләтә алмыйм шул.
Берсендә, ничектер, эштә тоткарланып калдым, Марат та китәргә ашыкмый иде. Эшләрне бетергәч, ул миңа бергә кичке аш ашарга тәкъдим итте, ә мин үземдә баш тартырга көч таба алмадым. Менә шушы кичке аштан башланды да инде безнең мәхәббәт романы.
Шул беренче кичтә Марат мине комплиментларга күмде, инде күптән миңа күз атып йөрүен әйтте. Аңым аек акыл белән эш итүдән баш тартты, күңелем җырлады, ә йөрәгем мәхәббәт-ярату таләп итте. Чын-чынлап яраткан кешеләр мине аңлар, дип уйлыйм.
Эштә без мөнәсәбәтләребезне бик нык яшердек. Әмма бу хәлләрдә минем өчен иң аянычы – сөйгәнемнең өйләнгән булуы. Мин бит кеше гаиләсен бозарга, ир белән хатын арасына керергә ярамаганны бик яхшы аңлыйм, әмма барыбер Марат белән очрашуымны дәвам иттем.
Ул еш кына миндә кунарга калды, ә берсендә хатыныннан аерылырга һәм минем белән яшәргә теләвен әйтте. Бу сүзләрдән мин бәхетнең җиденче катында идем. Менә ул – үз мәхәббәтен исбатлаган һәм авырлыклардан курыкмаган бердәнбер ир-атым! Мин гаилә бозучы булуымны да бик яхшы беләм һәм үз гамәлләрем өчен әхлакый җаваплылык тоям. Әмма инде берничә атна карынымда типкән нәни йөрәк миңа барысын да дөрес эшләвемә ышаныч һәм көч бирде. Мин, мәхәббәтем һәм туачак баламның бәхете өчен көрәшәм, дип чын күңелдән ышандым һәм моның өчен тамчы да вөҗдан газабы кичермәдем. Марат минем авырлы булуымны белгәч бик сөенде. Чөнки хатыны белән җиде ел яшәсәләр дә, балалары була алмаган. Мин бераз тынычландым һәм йөклелек чорымның бөтен рәхәтен, тәмен татып калырга тырыштым.
Әмма бераздан Марат минем янда сирәгрәк кунарга кала башлады. Имеш, үземә генә калырга һәм бу хәлдән әзрәк аңга килергә кирәк, дигән булды.
Әмма бер мизгелдә шуны аңладым: кайгыртуга, яратуга мин мохтаҗ бит, ул бала миңа кирәк бит! Маратның киләчәккә әллә ни зур планнары булмаганын төшендем. Бу очракта мин истерика ясамаска, тавыш-гауга чыгармаска үземдә кыюлык таба алдым. Үземне башка филиалга күчерүләрен сорадым, шулай итеп, Марат белән очрашмый-күрешми башладык, дияргә була. Ә үзем өчен ныклы карар кабул иттем: мин баламны табачакмын һәм аңа әти дә, әни дә булачакмын.
Ә бераздан Маратның кире хатынына әйләнеп кайтканын, әмма инде берничә айдан соң ук эшендәге яңа яшь кыз белән чуала башлаганын ишеттем. Ләкин инде аларның мөнәсәбәтләре миңа кагылмый иде. Башка ул минем янга килмәде, очрашулар эзләмәде, бала турында да сорамады.
Мин – көчле холыклы хатын-кыз. Маратны үз тормышымнан мәңгелеккә сызып ата алдым. Тормыш миңа яхшы сабак бирде, шуның аркасында «бумеранг законы» булуын аңладым. Шуңа күрә мин хәзер бары тик яхшылык кына эшләргә тырышам, чөнки барысы да кире үзеңә әйләнеп кайта икән.
Шулай да мин бик бәхетле. Нәни кызымны тәрбиялим, Аллага шөкер, безнең барысы да яхшы.