Бүлмәсендә бер яшьлек бала үлгән остеопатның кулыннан башка балалар да зыян күргән булган
Казанның Әмирхан урамында урнашкан шәхси медицина үзәгендә остеопат бүлмәсендә 1 яшьлек бала вафат булган иде. Ул остеопат кулыннан тагын 2 сабый зыян күргән булган, дип яза «РенТВ».
Гаилә әле дә баланы югалтуга ышана алмый. Алтунбаевлар гаиләсендә кечкенә Эмирның тууын түземсезлек белән көткәннәр. Йөклелек тыныч узган, әмма, туганнан соң, балада Гоше авыруы табылган. Бу авыру баланың үсешен әкренәйтә. Яшь ярымлык бала бала 6 килограмм була, иң гади хәрәкәтләр дә аңа кыенлык белән бирелгән. Гаилә танышлары остеопат Ләйлә Бәйрәмовага мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән. Алтунбаевлар Самарадан Казанга килә, остеопат ярдәм итәр, дип өметләнәләр.
- Казанда остеопат бүлмәсендә үлгән сабыйның әтисе: «Башын аякларына кадәр бөкте»
- Остеопат массажыннан үлгән сабыйны гаилә 8 ел көткән, гаепләнүче белгеч иректә
«Беренче массаж, икенче массаж шул көнне булды. Массажистларга сораулар юк, алар барысын да тыныч, саклык белән эшләде, безнең Эмирга ошаган да иде. Ул йоклап киткәч, ирем: «Бәлки, башта, Диләрә массажга керер, ә Эмир бераз йоклап алыр, аңа ял кирәк», – диде. Бәйрәмова: «Нәрсә, миңа моннан төнлә кайтыргамы?» – дип җавап бирде», – дип сөйләгән үлгән баланың әнисе Диләрә Алтунбаева.
Остеопат баланы кабинетына алып кереп китә. Малай әкрен генә мышнаган арада, Ләйлә Бәйрәмова чираттагы терапияне башлый. Ассистент белән бергә баланың башына басым ясаган, баланы бөккән. Бөтенләй стандарт булмаган ысулларны да кулланган: 1дән 3кә кадәр санны сайларга сораган. Ата-ана фаразы буенча, алар шул рәвешле дәвалау вариантларын сайлаганнар, тик берни дә аңлатмаганнар.
«Бу бит – бала!» – дим. Ул бернәрсә дә эшләргә ирек бирми. Мин аңлыйм: Эмирның хәле начар, ә ул аны бирми. Мин хәзер аңлыйм: кулыннан тартып аласы калган. Ул вакытта : «1, 2, 3», – диюе белән транска кертәме соң, – ди баланың әтисе Рафик Алтунбаев.
Әти-әнисе туктатырга үтенсә дә, Бәйрәмова Эмирны үзенең методикасы белән дәвалауны дәвам иткән. Малай аңын югалта һәм зәңгәрләнә башлый. Баланы аңына китерергә тырышалар, ләкин сабый сулый башламый.
«Бәйрәмова ниндидер кабинетка йөгерде, качты. Полиция килде, Эмирны алып киттеләр», – дип сөйләгән әти кеше.
Тагын бер гаилә остеопат Бәйрәмова кулыннан зыян күргән. Ата-ана улларын массажга яздырган. Башта барысы да яхшы булган, әмма чираттагы массаждан соң, әти кеше үз малайларын танымаган.
«Барыннан да бигрәк уртанчысы кычкыра иде. Кычкырудан битендәге капиллярлар шартлап, шешенә, кызарып чыга иде. Кечесендә башкача булды. Ул аякларыннан башлап зәңгәрләнә, аннан агарынып китә иде. Табиблар, шулай кирәк, дип әйттеләр», – дип аңлаткан зыян күргән балаларның әтиләре Марат.
Башка табиблар фаразлары буенча, Бәйрәмова дәвалауның дөрес булмаган методикасын кулланган, шуңа кечкенә пациентларның соңыннан хәле начарланган.
«Нәрсә өчен кирәк бу сулыш туктауга һәм кан әйләнеше бозылуга китерә торган методика? Зәңгәрләнү, агарыну – кайдадыр ишемия булганын күрсәтә. Без ничек тә булса йогынты ясый, процедураны туктата алабызмы? Әйе. Бу – ата-ананың хокукы», – дип сөйләгән табиб-реабилитолог Валерий Васильев.
Белгечләр сүзләренчә, тумыштан һәм нәселдән килгән авыруларны дәвалауда остеопатия ысуллары берни дә бирми.
«Әгәр без сөяк һәм буыннарның тумыштан килгән патологиясе турында сөйлибез икән, бу, әлбәттә, беренче чиратта – травматологлар һәм ортопедлар юнәлеше. Кызганыч, кайберәүләр ниндидер расланмаган методикаларны куллана, ләкин бу – аларның юридик җаваплылыгы зонасы», – дип аңлатты медицина фәннәре докторы Галина Суслова.
Хәзер әти-әниләр Ләйлә Бәйрәмовага иң каты җәза бирелүен тели. Моның өчен тикшерүчеләргә табиб-остеопатның үз дәвалау ысуллары белән балаларга зыян китерүдә гаепле булуын исбатларга кирәк.