Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүлмәгә бикләнеп, коткаруларын көтәләр: исерек ир хатыны һәм балаларына ут ачкан

news_top_970_100

Петербургта Руставели урамындагы йортта яшәүчеләр 2 май көнне көндез күрше фатирдан ишетелгән атыш тавышларын ишетеп куркуга кала. Кешеләр бу хакта хокук саклаучыларга хәбәр итә, вакыйга урынына тикшерүчеләр килә. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы хәбәр итә.

Ачыкланганча, атышның сәбәбе алкоголь эчемлекләр кулланганнан соң гаилә эчендә чыккан бәхәс. Исерек ир хатыны белән талаша һәм винтовкасын барып ала. Ул аны куркытып кына калмый, хатыны ягына ата башлый. Куркып калган хатын йөгереп чыгып, күрше бүлмәгә кереп бикләнә. Акылдан язган ирне өйдә кечкенә балалары булу да туктатып калмый – пулялар хәтта балалар бүлмәсенең стенасын да тишеп керә. Бәхеткә, атыш вакытында хатыны да, балалары да зыян күрмәгән.

Тикшерүчеләр фатирда бик күп корал таба.

«Тикшерү барышында 11 берәмлек корал һәм аңа якынча 7000 патрон тартып алынды», – дип ачыклык кертәләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Белгечләр булган хәлнең барлык шартларын һәм ир-атның шулкадәр коралны кайдан алуын тикшерә. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100