news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Булгария» фаҗигасенә 11 ел: «Кешеләрнең күз алдында балалары су төбенә киткән»

news_top
«Булгария» фаҗигасенә 11 ел: «Кешеләрнең күз алдында балалары су төбенә киткән»

«Булгария» фаҗигасенә 11 ел. Шул уңайдан республика Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы министрлыгы фильм тәкъдим итә. 

"Булгария теплоходы 2011 елның 10 июлендә Кама Тамагы районына ерак түгел урында, ярдан 3 км ераклыкта батты. 16 көн дәвамында эзләү-коткару операциясе дәвам итте, дөрес 3 көннән соң инде ул корбаннарны эзләү генә иде. 

Россиядә мондый фаҗигаләрнең булганы юк иде. 1955 елда Чехословакиядә төзелгән теплоход батканда анда 201 кеше була. 122 кеше һәлак була, 79 кеше исән кала, аларның күпчелеген Роман Лизалин җитәкчелегендәге «Арабелла» корабы экипажы коткара. 

Һәлак булучыларның туганнары белән коткаручылар һәм 84 психолог эшли. "Кешеләргә якыннарын югалтканын ничек хәбәр итәргә? Кемдер әти-әнисен югалткан, ә кемдер - бөтен гаиләсен. Кешеләрнең күз алларында балалары, якыннары су төбенә киткән", - дип язылган МЧС сайтында. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар