“Булганны саклап калырга кирәк, ә монда таркатырга телиләр”. Чаллыдагы балалар бакчасының татар төркеме ябылу алдында
Чаллының 56 нчы номерлы “Чишмәкәй” балалар бакчасындагы татар төркеме ябылу алдында. Балаларны башка төркемгә кушып куярга, татар теле дәресләрен бөтенләй бетерергә телиләр. Милләт җанлы әти-әниләр бу хәлгә битараф кала алмаган. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүне сорап, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга хат юллаганнар.

Ләйсән Сәлахова үзенең улын татар төркеменә махсус биргән. Аның фикеренчә, бала нинди тел даирәсенә эләгә, киләчәктә дә шул телдә аралашачак.
- Без – чын татарлар, улыбызны үз теләгебез белән татар төркеменә бирдек. Гаиләдә дә татар телендә генә аралашабыз. Балабызга иң элек татар телен өйрәтү бурычын куйдык.
Бүгенге көндә татар төркеменә унтугыз бала йөри, барлык әти-әниләр дә аның ябылуына каршы. Төркемдә һәрвакыт дәресләр татар телендә алып барылды. Рус милләтеннән булган балалар өчен җиңел үзләштерә торган программалар каралган, алар да бик теләп бу төркемгә йөрде. Тәрбиячеләр бәйрәмнәрне дә саф татар телендә оештыра иде. Ата-атаналар өчен бу зур проблема, хәзерге вакытта төркемнең киләчәге хакында сөйләшүләр телебездән дә төшми. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга хат юлладык, әлегә җавап бирүче юк. Без дөреслек яклы, шуңа күрә яхшыга өметләнәбез, - дип сөйләде Ләйсән Салахова.
Дамир Шәйхетдиновны гөрләп эшләп торган төркемнең алга таба таркалу мөмкинлеге аеруча нык борчый. Аның балалары татар төркеменә ике елдан артык йөри.
- Әлеге төркемгә балаларыбызны үз теләгебез белән бирдек, аларның кечкенәдән татар теленең бөеклеген аңлап үсүләрен теләдек. Татар төркеменә ике елдан артык йөриләр, шулкадәр теләп баралар. Төркемне ябу турындагы хәбәр ата-аналар арасында ризасызлык уятты. Яңа төркем ачу татар телен бетерү бәрабәренә эшләнергә тиеш түгел, башка юллар уйлап табарга да була бит. Татар төркемен тарату - акылга сыймаслык хәл. Балаларны татар теленнән мәхрүм итәргә телиләр. Булганны саклап калырга кирәк, ә монда таркатырга телиләр. Гомумән, безнең төркемне генә түгел, ә республикадагы калган татар төркемнәрен дә саклап калырга кирәк. Билгеле булганча, татар төркемнәре болай да күп түгел. Татарча тәрбия бар дип сөйли генә беләләр. Булган татар төркемнәрен бетерергә түгел, аларның сыйфатын күпкә яхшыртырга кирәк.
Бер якны тыңлап кына фикер йөртү авыр, шуңа күрә Чаллының 56 нчы номерлы “Чишмәкәй” балалар бакчасы җитәкчесе Резида Акрамова белән элемтәгә кердек. Утсыз төтен булмый бит? Җитәкче әлеге хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвен, аның авызыннан төркемне ябу хакында бер сүз дә чыкмавын әйтте. Аның фикеренчә, бу гайбәт сүзләрен кемдер аңа начарлык теләп уйлап чыгарган.
- 56 нчы номерлы “Чишмәкәй” балалар бакчасы гомер-гомергә матур гына эшләп килде. Минем бакчамда унөч төркем, шуларның алтысы татар төркеме. Үзегез уйлап карагыз, мин татар төркемнәрен таркатырга теләсәм шулкадәр күләмдә төркемнәр ачмас идем бит? Татар төркемнәре матур гына эшләп килде һәм алга таба да эшләр. Нинди генә сәбәпләр килеп чыкса да “Чишмәкәй” балалар бакчасында татар төркемнәре ябылмаячак. Киресенчә, киләчәктә бакчабызда тагын татар төркемнәре ачырга телибез. Белмим, бу ялган мәгълүмәтне кем тараткандыр. Әмма безнең балалар бакчасында андый хәбәрнең бөтенләй булганы юк. Ата-аналарның ни өчен шулай ризасызлык белдергәнен мин әйтә алмыйм. Миндә андый фикернең туганы булмады, авызымнан андый сүзнең чыкканы юк, - диде ул.
Резида Акрамова әйтүенчә, татар төркемен тарату булмаячак. Ул үзенең татар җанлы кеше булуын билгеләп узды, бу проблеманы йомып калырга тырышты. Җитәкченең сүзләре ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә? Вакыт күрсәтер...
- Кергән ата-аналарга мин әйбәтләп аңлатып чыгардым. Тик алар миннән татар төркемнәре хакында сорамады. “Резида Навадировна, безнең балаларның саны азаюга карамастан төркемнәрне бергә кушарга җыенмыйсызмы?” - дип әйттеләр. Ата-аналарны тынычландырдым, чөнки төркемнәрне тарату булмаячак. Ничек йөрделәр, шулай йөриячәкләр. Миңа азрак шок булды, хәзер бу хәлләрдән соң җыелыш җыярга кирәк. Мин үзем дә татар җанлы кеше. Сүзләремне нигә алай “китереп” чыгарганнар икән? Бүген үк ата-аналарга аңлату эшләре алып барырмын. Кемдер мине начар яктан күрсәтергә тели, Аллаһы Тәгалә барысын да белә. Эшләгәнем киләчәктә күренәчәк, - диде ул.
Мәсьәләне төбеннән үк “казырга” тырышып карадык, әмма калган сорауларга Резида Әкрамова җавап бирүдән баш тартты. Башта бик тыныч сөйләшкән җитәкченең тавышы ук үзгәрде. Әллә әйтергә сүзе бетте, әллә артыгын сөйләргә курыкты инде.
- Мин хәлгә ачыклык керттем. Татар төркемнәре ябылмый, шуның белән шул. Алга таба да гөрләтеп эшләрбез, йөз процент ышанып әйтә алам. Минем балалар бакчасы “татар” дигән статусны йөртә. Шулай бит? Телефоннан мин сезне күрмим, шуңа күрә башка бернәрсә дә сөйләмим. Бәлки, сез Ләйлә түгелдер? Күзгә-күз очрашып сөйләшсәк, булыр иде”, - дип җикеренде ул.
Тагын бер әни кеше - Рәфинә Ахсанова мөдирнең бу сүзләрен кире какты. Аның әйтүенчә, мөдир ата-аналарга балаларын башка төркемгә күчерергә тәкъдим иткән.
- Күптән түгел генә бакча мөдир безгә “Бу эшне вакытлыча туктаттым”, - дип хәбәр итте. Төп басымны “вакытлыча” сүзенә ясарга кирәктер. Татар төркемендә балаларның саны аз, шуңа күрә аны таркатырга телиләр. Ясле төркем җыярга исәпләре бар. Уйлап чыгарылган сүзләр түгел, бу хакта бакча мөдире безгә үзе әйтте. Үзе үк балаларыбызны башка төркемгә күчерергә тәкъдим итте. Әлеге төркемгә татарлар гына түгел, рус милләтеннән булган балалар да йөри. Дәресләр, укыту программалары барысы да татар телендә алып барыла. Бәйрәмнәр дә татар телендә үткәрелеп килде. Киләчәктә кызыбызны татар гимназиясенә укырга кертергә телибез, шуңа күрә аның бакчада татар төркеменә йөрүе безнең өчен бик мөһим. Алга таба эшләр ничек булып бетәр, билгесез. Сез үзегез дә яхшы беләсез, “өстәгеләргә” каршы барып булмый. Әмма баламны татар төркемендә калдырырга теләр идем,- диде ул.
