Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Булгач, биш булсын!» – Гүзәл Уразова бәби көтә?

news_top_970_100

Гүзәл Уразова социаль челтәрләрдә, бик серле генә итеп, киләсе елда концертлар белән йөри алмаячагы турында сөйли. Әллә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов тагын бер бәби алып кайтырга җыенамы?

«Уйламаган идем, тагын бер елга ял алырмын, дип. Илдар белән шундый карарга килдек. Булгач-булгач, 5 булсын инде. Майга кадәр эшлибез әле. Уфада тагын 2 өстәмә концертка билетлар сатуга чыкты. Киләсе ел тагын минем әни елы булачак. 20 еллык юбилей концертын Казанда – 16 мең, Уфада – 12 мең, Мәскәүдә – 7 мең кеше карады. Бу – безнең өчен бик зур дәрәҗә. Рәхмәт сезгә», – дип язып куйган ул. 

Шаккатмалы, куанычлы хәбәр, әйеме? Тик «булдыралар» дип,  Хәкимовлар гаиләсе өчен сөенер алдыннан, бүген 1 апрель – Алдау көне икәнен онытмасак иде. Гүзәл белән Илдарның халыкны шул рәвешле шаяртулары да мөмкин бит! 

Виртуаль дуслары арасында да җырчыларны 1 апрель белән котлаучылар, елмаюлы смайллар калдыручылар бик күп. 

Кайберәүләр исә, әлеге хәбәргә ышанып, туачак сабыйның сау-сәламәт, бәхетле бала булуын тели.

Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар? Гүзәл белән Илдарның гаиләсе ишәячәкме? 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 апрель 2023
    Исемсез
    А нам всё равно))))
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100