Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Булдыра алсаң, кичер…» 15 яшьлек кызның үлемендә дусты үзен гаепле саный

Фаҗига турында Башкортстанның «Кызыл таң» газетасы яза.

news_top_970_100
«Булдыра алсаң, кичер…» 15 яшьлек кызның үлемендә дусты үзен гаепле саный
newsbash.ru сайтыннан, социаль челтәрләрдәге фотолар

27 августта Бөре районының Питяков авылында дус кызының туган көненә киткән 15 яшьлек Арина (исемнәр үзгәртелде) югала. Икенче көнне аның җансыз гәүдәсен бакчалар артындагы чокырдан табалар. Экспертиза үсмернең интектереп үтерелүен ачыклый.

Әле олы тормыш юлына аяк басып кына килгән бала кемгә комачаулаган? Бу кадәр вәхшилекне кем кылган? Тикшерүчеләр алдына мең сорау килеп баса.

Әлбәттә, эшне туган көн гөрләгән өйдән башлыйлар. Настя Дерябкина — Аринаның үги әтисе ягыннан туганы. Кызлар яшьтәш була. Дерябкиннар сүзләренчә, бу көнне Арина Настяның туган көненә калган яшьләр исерткеч эчемлекләр эчәргә һәм елгада коенырга өлгергәч кенә килә. Бу вакытта кунаклар, гадәт буенча, авыл үзәгендәге тукталышта (яшьләр җыела торган урын) «тусовка» оештырган. Анда алар төнгә кадәр була — компания үзгәреп тора, кемдер килә, кемдер китә. Шаһитлар сөйләвенчә, төн якынлашканда үзенең дусты — 38 яшьлек Денис белән 24 яшьлек Егор килгән. Соңрак аларга 21 яшьлек Умар да кушылган, ул тукталыш яныннан үтеп барганда тавышлар ишетеп, бирегә борылган. Аннары егет барысын да үз өенә аулакка чакыра, чөнки әнисе бу вакытта Бөредә була. Тикшерү барышы белән таныш чыганак сүзләренчә, ахырда Умар йортында ул үзе, Настя, Егор, Денис һәм Арина калган.

Таң алдыннан Настя йокыга тала, ә уянгач, Аринаның юклыгына аптырый. Умар аның кайдалыгын белмәвен әйтә. Соңрак телефонын югалткан Денис килә, ул да Аринаны күрмәдем, ди. Шуннан соң Настя өенә кайтып китә.

Бу вакытта югалган кызның әнисе чаң суга. Питяковка Аринаны эзләргә хокук сакчылары килеп җитә һәм аны Умар йорты артындагы чокырда үле килеш табалар. Тикшерү барышында ачыкланганча, үтерелер алдыннан кызны көчләгәннәр. Гаепне йорт хуҗасына, ә соңрак Егорга да белдерәләр. Денис, фигурантларның туганнары сүзләренә караганда, бу эш буенча шаһит буларак уза.

29 августта 15 яшьлек Аринаны җир куенына салганнар. Туганнары һәм дуслары үсмернең үлеменә һаман ышана алмый. Аларның сүзләренә караганда, кыз игелекле һәм акыллы, шул ук вакытта ышанучан һәм беркатлы булган, яхшы укыган, олимпиадаларда катнашкан.Тикшерү комитетында билгеләп үтүләренчә, коточкыч җинаятьне инде барысы да таралышкач кылалар. Нәкъ Умарның йортында кызны мәсхәрәлиләр, көчлиләр, ә аннары буып үтерәләр һәм йорт артындагы чокырга илтеп ташлыйлар…

Умар белән Егорның туганнары аларның гаепле булуына ышанырга теләми. Дөресрәге, Егорның гаиләсе Умар мондый эшне башкара ала, дип уйлый, «тик Егор түгел». «Нигә аңа кемнедер көчләргә, аның йөргән кызы бар», — ди алар. Умарның әнисе дә шуны ук раслый. «Ул мәчене дә рәнҗетмәс иде», — ди ул. Шунысы да билгеле булсын, элегрәк бу кәттә егетләр урлашкан һәм наркотик тараткан өчен хөкем ителгән булган.

Егор, туганнары сүзләренчә, Настяның туган көнен бәйрәм иткәннән соң төнге сәгать дүртләр тирәсендә өенә кайткан. Иртән абыйсы белән Бөрегә стоматолог янына киткән. Хокук сакчылары аны кайту белән кулга алган. Егорның гаиләсе егеткә яла якканнар һәм көчләп үз өстенә гаепне алырга мәҗбүр иткәннәр, дип саный.

Тагын шунысы, җинаятьтә Аринаның үзен гаепләүчеләр дә бар. Янәсе, Настя кебек кеше белән дус булган, таныш булмаган егеткә кунакка барган кыздан әллә ниләр көтәргә була.

«Таныш булмаган» егет дигәннән, Умар һәм Арина таныш булганнар, моны социаль челтәрләрдәге аралашуларыннан күрергә мөмкин. Өстәвенә, Питяковта аларның элек тә бергә йөргәннәрен күрүчеләр булган. Танышлары сүзләренчә, яшьләрне җитди берни дә бәйләмәгән, бары тик дусларча мөнәсәбәт кенә. Күршеләренең сүзләренә караганда, Умар тирәюньдәгеләрдә, бигрәк тә кызларда, яхшы тәэсир калдыра белгән.

Әлеге вакытта Умар белән Егор суд карары буенча ике айга сак астына алынган. Авыл халкы куркуда: яшьләр төрле хулиганлык кылырга мөмкин, ә кеше үтерергә? Янәшәдә шундый хәлләр булып ятканын белеп, хәзер ничек яшәргә? Бу бәндәләр бер төрмәдән котылыр, балаларны ничек берүзләрен урамга чыгарырга? Йөзләрчә кешенең башын менә шундый сораулар бораулый…

Дерябкиннар, шулай ук, бу хәлгә ышана алмый. Алар сүзләренчә, Умар белән Егор шундый куркыныч гамәл кылучы кешеләргә охшамаганнар һәм, Арина югалгач, үзләрен «үтерүчеләр кебек» тотмаганнар. Алар билгеләп үткәнчә, Настя Арина һәлак булганнан соң йоклый алмый һәм өйдән чыгарга курка. Аның социаль челтәрдәге битендәге статусында: «Булдыра алсаң, кичер. Аннары соң булачак…» дип язылган.

«Яхшы кызлар үстермәгез, яхшы бала теләсә кемгә ышана һәм теләсә кая ияреп китә. Акыллы, җаваплы, сиземләү тойгысы көчле булган кызлар үстерегез. Алар үзләренә янаган хәвефне йөз чакрымнан тоярга тиеш», — дигән бер акыллысы. Укыгач та аның белән һич тә килешәсе килмәгән иде. Ләкин шушындый фаҗигале хәлләрдән соң, бу сүзләрне һәр атаананың колагына киртләп куясы килә…

newsbash.ru сайты язуынча, Арина кечкенә сеңлесе белән бик дус яшәгән. «Ул кечкенәдән педагог булырга теләгән иде», — дип сөйләгән аның элекке тәрбиячесе. «Әти-әнисе бу фаҗигадән шок хәлендә, беркем белән сөйләшә дә алмыйлар, — дип сөйләгән туганнары. — Әмма безнең илдәге законнар шундый, без гаделлек булачагына ышанмыйбыз».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100