Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Булдыксыз җыен, килеп акчасын алып китәләр» – Фирдүс Тямаев ремонт ясаучыларны сүгә

news_top_970_100
«Булдыксыз җыен, килеп акчасын алып китәләр» – Фирдүс Тямаев ремонт ясаучыларны сүгә
"Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаев социаль челтәрдәге сәхифәсенә тимер капкасын эретеп ябыштырган видеосын куйган.

«Ахырдан барыбер үземә эшләргә кала. Булдыксыз җыен, килеп, акчасын алып китәләр. Әле «реклама яса» дигән булалар. Башта әйбәтләп ясарга өйрәнегез», – дип сөйли җырчы, эшеннән бүленеп.

«Шуңа күрә кешегә эшләтмим дә инде мин, брат. Үзем өйрәнәм. Барыбер ахырдан төзәтәсе була», – дип язган Әбри Хәбриев.

«Шуңа әйтәләр бит инде, яхшы эшләргә теләсәң – үзең эшлә», – дип язучыга: «Бер нокта эретеп ябыштыру – капка эшләү түгел бит ул», – дип комментарий калдырган берәү.

«Сварщик булып шабашкага йөрергә була. Эретеп ябыштыру эше – сәхнәдә чикерткә кебек сикереп йөрү түгел ул», «Бу эшкә еллар дәвамында өйрәнәләр, әле нәрсәдер эретеп ябыштыру гына син сварщик дигән сүз түгел. Аның үз алымнары, кагыйдәләре, үзенчәлекләре бар», – дип тә язган кайберәүләр.

Осталар видеоны карап, җырчының дөрес эшләвенә шикләнгән: «Металлны бозмагансыздыр дип ышанам. Фотоотчет җибәрерсез әле».

Фирдүс Тямаевка капканы кем эшләве белән дә кызыксынып язганнар, әмма җырчы «осталар» турында бер сүз дә әйтмәгән, бары тик сүгенергә генә мәҗбүр булган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100