Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Булдыксыз иремнән котылуыма сөенәм...» (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

38 яшемдә ирем белән аерылыштым. Рафисны бөтен танышларыбыз, дус-туганнарыбыз «искиткеч яхшы кеше» дип белә. Эчми-тартмый, сулга йөрми... Әмма аның белән яшәргә түземлегем калмады. Ул – төзәтеп булмаслык пессимист һәм һәрвакыт сукранып тора. Үзенең тирә-ягындагы бар нәрсәне кара төстә генә кабул итә.

Рафис һәрвакыт шундый булды. Әмма елдан-ел аның сукранулары үзәккә үтте. Ул начар яшәве, тормышының алга бармавы турында сөйләшергә бик ярата. Уңай очрак чыккан саен мырланырга, сукранырга гына тора.

Әйе, кечкенә шәһәребездә тормышны «җиңел һәм рәхәт» дип атап булмый, анысы. Безнең шәһәрдә күп кенә оешмалар ябылып бетте, лаеклы эш тә юк. Әмма кешеләр яши, фатир, машина сатып ала, ялга йөриләр. Һәм болар – байлар түгел, ә гади кешеләр. Тырышалар-тырмашалар һәм ничек тә тормышларын алып баралар. Хәтта безнең каттагы күршеләр дә чит илгә ялга йөри, гәрчә гөрләп барган бизнеслары да юк, ә гап-гади эшчеләр.

Ирем башта ук бу тормышта үзенә уңыш елмаймауга, тормышының начар баруына зарланды. Начар, дип инде... Фатиры булган кызга өйләнде. Һәркемгә дә мондый «бирнә» тәтеми, анысы. Әле соңыннан аның үзенә дә әбисеннән фатир калды. Кечкенә фатирны арендага бирдек, ә минем ике бүлмәле фатирда үзебез яшәдек.

Әти-әниләр дә безгә гел ярдәм итеп торды. Бала карарга да булыштылар, мөмкинлекләре булганда акчалата да ярдәм иттеләр. Әмма Рафис безгә «дөрес» әти-әниләр эләкмәве турында гел сукранып торды. Имеш, танышларының әти-әниләре яхшы хезмәт хакы түләнә торган «крутой» эшкә урнашырга ярдәм итә. Кешенең әти-әнисе әйбәт, безнекеләр генә «пешеп бетмәгән».

Аның болай гел сукранып, зарланып йөрүен җенем сөйми иде. Берсендә уйга калдым. Ә улыбыз да, үсеп җиткәч, безнең турыда нәкъ шушындый сүзләр сөйләмәсме соң? Рафис һәрвакыт үз әти-әнисен «тормышка яраксыз ахмаклар» дип атый, ә үзе? Акчаны гомер бу аз эшләде, яхшы эшкә урнашса да, ике-өч айдан артыкка чыдамады. Сәбәбе һәрвакыт бертөрле: бөтен җирдә начар җитәкчеләр һәм түзеп булмаслык эш шартлары! Әллә никадәр эш алыштырып бетерде, ниһаять, артык көчәнми генә эшли торган эш тапты. Вахта белән йөреп эшли.

Әтисе вахтер, әнисе кечкенә кибеттә сатучы... Менә улыбыз үсеп җитәр һәм безнең белән бик горурланыр инде. Ә Рафис яшь чагында үзенә әти-әнисенең ярдәм итмәвен, шуңа күрә уңышка иреш алмавын улыбыз янында сөйләвен дәвам итте. Һәм улыбызның да, үсеп җиткәч, безнең турыда нәкъ шулай дип әйтә алачагын ул уйлап та карамагандыр!

Рафис өч көн эшләп, бер көн ял итә. Бервакытта да өстәмә эш эзләп карамады, булган бөтен буш вакытын интернетта уздырды.

Берсендә түзмәдем: «Рафис, син мониторга багынып утырып туймадыңмы әле? Тормышы ошамый икән – үзгәрт, ичмасам, нәрсә дә булса эшләп кара!» – дидем.

Ирем, миңа үпкәләп, берничә көн сөйләшми йөрде. Ә миңа барыбер иде. Ничә ел бергә яшәп, аның мондый «концертларын» яттан белә идем инде. Аны инде күптәннән яратмавымны, бары тик ияләнгән гадәт буенча гына янында яшәвемне аңладым. Аның белән аралашу, аның янында булу миңа көннән-көн авыррак икәнен тойдым. Ул үзенең пессимизмы, гел сукранып, бар нәрсәдән дә зарланып торуы белән мине төпкә генә сөйри бит! Вампир кебек, минем бөтен энергиямне суыра. Үзенең дә бөтен көчен гаиләбезнең тормышын яхшырыр өчен түгел, ә мескенләнүгә һәм тормышның начар булуы турында буш сүзләр сөйләүгә сарыф итә. Аның гел елап йөрүеннән генә акча өстәлеп тормый, тормыш та алга бармый.

Мин яңа эш эзли башладым. Өметсезлектән һәм ачудан, эштән китәргә булдым. Яңа эш эзли башладым, белдерүләр буенча шалтыраттым һәм зур кибеттә яхшы хезмәт хакы түләнә торган эш таптым. Башта бераз куркытты, чөнки бу кибеттәге клиентлар – бай кешеләр, мин элек эшләгән кибеттәге кебек кенә түгел. Ләкин тиз ияләндем. Кеше белән эшләү сәләтем бар икән. Озакламый, директор мине өлкән сатучы вазифасына билгеләде.

Ә Рафис һаман зарлануын, сукрануын дәвам итте. Мин түзмәдем, аерылышырга гариза яздым. Бу вакытта иремнән ишеткән начар сүзләрне язарга кул да бармый хәтта.

Аерылудан курыкмадым, фатирым бар, эшем дә яхшы. Аерылып озак та үтмәде, бер ир-атны очраттым, аңа кияүгә чыктым. Тормышның шатлыклы, матур, якты икәнен аңладым һәм, ниһаять, үземне бәхетле хис итәм. Булдыксыз иремнән вакытында котылуыма бик сөенәм хәзер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100