Татарстанның атказанган артисты Нурзадәне халык сагынган. Ел ярым тәнәфестән соң Кариев театрында куйган концертына күпләргә билетлар да җитми калган. Бу хакта җырчы «Интертат»ка үзе сөйләде.
«Минем быел концерт куярга исәбемдә дә юк иде. Юбилеем җитә, шул вакытта гына куярмын, дип уйлаган идем. Карыйм, хәйран гына зур тәнәфес килеп чыга икән. Тиз генә уйлаштык та: «Программам әзер, яңа җырларым күп, әйдәгез, егетләр, концерт оештырабыз», – дидем егетләремә. Олы залларны алдан алып куярга кирәк булу сәбәпле, Кариев театры белән генә сөйләштем. Иң якын кешеләрем, үземне хөрмәт иткән иң-иң тамашачым гына килер, минәйтәм. Әмма барысы да башкача килеп чыкты – билетлар сатуга куюга ук сатылып бетте, нәтиҗәдә, концертымны бик күп кеше карый алмыйча калды. «Зуррак зал аласың калган», – дип, менә егетләр сүгәләр генә бит мине. «Димәк, шулай кирәк булган, олы залларда да куярбыз әле», – дидем инде аларга. Концертыбыз бик җылы, матур узды. Иҗатташ дусларым да күп килгән иде.
Программамның исеме дә халыкны җәлеп иткәндер, дип уйладык. «Булды, таптым» дигән программа иде. Исемен алыштыргысыз режиссерым Азат Зарипов тәкъдим итте. Мин бит 6 егет белән эшлим, араларында хатын-кызлардан берүзем. Кешегә шуның белән дә кызык булып киткәндер. Нәрсә тапканымны концертка килүчеләр белә алды инде (көлә). Шома, бернинди паузаларсыз, бер тында узды ул. Репертуарыбыз бай, кайбер җырларымны яңартып эшләттем, өр-яңа җырларым да бар. Тәнәфессез 2 сәгатьтән артык барса да, халык, хәтта, концертның беткәнен дә сизми калды. Без кат-кат баш иябез, ә беркем кайтып китми (көлә). Халыкка концертыбыз җитми дә калды, дип уйлыйм. Алып баручым Нәргиз Камалов: «Нәрсә дип әйтим икән инде, тамашачының кайтасылары килми бит», – дигәч кенә аңлап алдылар.
Әлбәттә, концертыбызның шулай уңышлы узуында командам – егетләремнең дә өлеше зур. Аларның һәрберсе үз эшенең остасы. «Әтнә сандугачы» җыр фестиваленең гран-при иясе Рузил Шәрифуллин бик матур җырлый. Әлеге фестивальдә мин жюри рәисе идем. Шул вакытта Рүзил җырлый башлау белән үк «моннан да яхшырак җырлаучы» булмас дип уйлап куйган идем. Үзе механизатор булып эшли, 4 бала әтисе дә әле ул.
Инсаф Идиятуллин инде мәдәният институт тәмамлаган профессиональ җырчы. Татарстанның атказанган артисты Илфат Шәехов белән таныштырып тору да кирәк түгел инде, барыгыз да беләсез. Илфат белән 2006 елдан бирле бергә эшлибез, инде гаилә дусларына да әверелеп беттек.
Руслан Галимуллин – «Татар моңы» фестивале лауреаты, бик күп җырлар авторы. Алып баручым – Нәргиз Камалов та сәхнәне тотып торучы, бик яхшы алып баручы, талантлы егет. Тагын бер егетем – гармунчым Данис Мөхәммәдиев – Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесе лауреаты. Барысы да тырыш, акыллы егетләр. Һәрберсен яратам, хөрмәт итәм, яшьләренә «балакайларым» дип кенә торам (көлә).
Инде хәзер бу программам белән апрель айларында Чаллы якларына җыенам. Артист кеше өчен озак концерт куймыйча тору яхшы әйбер түгел. Элегрәк мин Казанда ел саен куя торган идем концертны. Әниемнең вафатыннан соң 2 елга 1 генә калдырдым. Чөнки программаларымны, сценарийларымны әни яза торган иде.
Чаллыда исә мин һәрвакыт Ринат Гобәйдуллин белән эшләп килдем. Кызганычка, ул да мәрхүм инде… Шуңа да соңгы елларда Чаллыга барганыбыз булмады. Казан концертым бер сулышта узгач, быел менә Чаллы тамашачысы белән дә очрашырга булдык.
Алга таба, Аллаһ теләсә, минем җырларымны башкаручыларны җыеп та берәр концерт күрсәтәсем килә. Бәлки, быел ук та килеп чыгар», – дип сөйләде безгә Нурзадә.