Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Шәрипов икенче тапкыр әти булды

"Кичә иртәнге якта хатыным Алинә авырта башлады. Алдан җыелган сумкасын эләктердек тә, бала тудыру йортына киттек. Үзем шатланам, үзем каушыйм, әле ярый өйдә вакытым туры килде, дип сөендем эчемнән генә", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты бәхетле әти "Татар-информ" хәбәрчесенә.

news_top_970_100
Булат Шәрипов икенче тапкыр әти булды

- Озак авырттымы соң?

- Иртә белән илткән идем, кайчан хәбәре килер икән дип, көне буе ут йотып йөрдем. Бүген булмады ахры дигән идем, кичке сигезләр тирәсендә Алинә шалтырата. Икенче мәртәбә әти булуың белән котлыйм, ди. Бик шатландым.

- Кызмы, малаймы?

- Бу юлы кыз.

- Авырлыгы күпме?

- 3,200 кг.

- Әле исем сайламадыгызмы?

- Амелия дип кушарга исәпләп торабыз. Улыбызның исеме Әмир.

- Әмиргә ничә яшь?

- Июльдә 3 яшь тула.

- Дулкынлану бармы?

- Нинди булмасын! Бик дулкынланам. Күңелдәге хисләрне әйтеп бетереп булмый, шатлыгым эчемә сыймый, мең шөкер! Интернетта да бик күп котлаулар килә. Безнең гаиләбезнең шатлыгын уртаклашкан һәр кемгә зур рәхмәт!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100