Бердәнбер абыйлы-сеңелле дуэт – Дилә белән Булат Нигъмәтуллиннар Себер шәһәрләрендә гастрольләрдә йөри. Алар 23 февраль алдыннан башлап 8 мартка кадәр Себер тамашачына «Бәйрәм кичәсе» концертларын тәкъдим итә.
Шундый концертларның берсендә чыгыш ясаганнан соң, Булат Нигъмәтуллин сәхнә артына балаларча шатланып керә.
«Мондый бүләкне балачактан бирле алганым юк иде», – ди ул, кулындагы йомшак уенчык аюны күрсәтеп.