news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Нигъмәтуллин руль артында йоклап китүе турында сөйләде

news_top
Булат Нигъмәтуллин руль артында йоклап китүе турында сөйләде
Фото: видеодан скриншот

Татарстанның атказанган артисты Булат Нигъмәтуллин «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында кашындагы ярасы турында искә төшерде.

«Концерттан соң машинага 4 егет утырып, туйда чыгыш ясарга киттек. Мин рульдә, арыганлык та бар. Әле мин туктап, 10 минут йоклап та алдым. Кояш кыздыра, шулкадәр йокы килә, шәһәргә 6-7 км калганмы икән, йоклап киткәнмен. Сүндереп куйганнар кебек. Йөк машинасына килеп бәрелгәнбез, астына кереп киткәнбез, дисәк тә була.

Әле туйда акча эшлим, тәгәрмәчләрне алмаштырам, дип хыялланып барам. Туйда катнаша алмадым, оят булды инде, кеше көткән бит. Аннары аларга шалтыратып хәбәр иткәннәр инде. 3 атна хастаханәдә ятып чыктым, мөмкин булганча «ремонтладылар», тектеләр. Иң мөһиме – барыбыз да исән-сау.

Әле артта синтезатор бар, аны туйда чыгыш ясарга алып торган идек, ул машинадан да кыйммәтрәк тора иде. Аңа зыян килмәгән иде», – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар