Булат Нигъмәтуллинга “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде
“Торналар”, “Якын дустың барын онытма” җырлары белән татар эстрадасында танылган артист Булат Нигъмәтуллинга “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде. Дәүләт бүләге тантаналы рәвештә ТР Мәдәният министрлыгында тапшырылды.

Булаттан “Исемне алдыңмы, әллә бирделәрме?” – дип сораучылар булган. “Бирделәр, ә мин алдым”, - дип җавап биргән җырчы. “Яшьрәк чакта бу хакта уйламыйсың, олыгая баргач, күңел белән көтәсең. Үз вакыты җиткәч, бүләкләделәр менә. Мин бик шат һәм барысына да рәхмәтле!” – дип белдерде Булат.
Булатны дәрәҗәле исемгә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез! Сүз уңаеннан, тиздән Булат Нигъмәтуллинның өр-яңа клибы дөнья күрәчәк. Моннан тыш, җырчы яңа җырлар туплау өстендә эшли.
