news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Нигъмәтуллин “Йөгерә елларым” җырын башкара

Булат Нигъмәтуллин “Йөгерә елларым” җырын башкара.

news_top
Булат Нигъмәтуллин “Йөгерә елларым” җырын башкара

"Йөгерә елларым"
Хәмид Мәткәримов сүзләре һәм көе. 

Ага гомерләр, ага су кебек
Үтә яшьлегем җилкәннәр җигеп. 
Соңлап булса да кайтасы иде, 
Үткәнне булмый кайтарып инде.

Эх, йөгерә елларым,
Эх, борылып карадым.
Көзен яфрак коелса да,
Язда һаман уйларым. 

Үкенмим бер дә үткән гомергә
Төрлесен туры килде күрергә
Сагыш капласа яз күгемне,
Шатлык елмаеп ачты күңелне

Эх, йөгерә елларым,
Эх, борылып карадым.
Көзен яфрак коелса да,
Язда һаман уйларым. 

Рәхмәт Ходайга, рәхмәт дөньяга
Сөйгән ярыма, туганнарыма.
Яшисе килә дуслар булганда, 
Яшьлек дәрманы ярып торганда.

Эх, йөгерә елларым,
Эх, борылып карадым.
Көзен яфрак коелса да,
Язда һаман уйларым. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар