news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Мөбарәков: «Мөселман кешесенең артык 100 мең сум акчасы булса, корбан чалу мәҗбүри»

Тиздән Корбан гаете җитә. Быел ул 27 майга туры килә. Корбан гаете көннәрендә мөселманнар, Аллаһка якынаю өчен, корбан чала, аны туганнарына, мохтаҗларга өләшә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Корбан гаетен үткәрү тәртибен, корбан чалу өчен нисаб күләмен атадылар.

news_top
Булат Мөбарәков: «Мөселман кешесенең артык 100 мең сум акчасы булса, корбан чалу мәҗбүри»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары 2026 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртибен раслады. Бу көнне Татарстан мәчетләрендә күмәк бәйрәм намазлары укылачак. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары нигезендә, Татарстан мәчетләрендә Гает намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә. Казан шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

• 02:15-03:15 – иртәнге намаз, Коръән уку;

• 03:15-03:45 – Гает вәгазе уку;

• 03:45 – Гает намазын уку;

• 03:55 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Бәйрәм намазы тәмамлану белән, корбан чалына башланачак. Казан шәһәрендә корбан чалу 29 майга 20:13 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Кащанда махсус 17 мәйданчыкта корбан чалыначак.

1. «Корбан бәйрәм» комплексы (Бертуган Петряевлар, 6)

2.«Гадел» мәчете (Оренбург проезды, 193)

3.«Ризван» мәчете (Хөсәен Мәүлетов ур., 48а)

4.«Тынычлык» мәчете (Мирный торак массивы, Мелитопольская ур., 15)

5.«Әл-Мәрҗани» мәчете (Каюм Насыйри ур., 17)

6.«Апанай» мәчете (Каюм Насыйри ур., 27)

7.«Иман Нуры» мәчете (Нагорный торак массивы, Дорожная ур., 32а)

8.«Коддус» мәчете (Карьер торак массивы, Яснополянский тыкрыгы, 16)

9.«Билал» мәчете (Вознесенье торак массивы, Иркен ур. 29)

10.«Бистә Нуры» (Яңа Сосновка торак массивы, Пионер ур., 5)

11.«Казан Нуры» мәчете (Фатыйх Әмирхан ур., 3)

12.«Салихҗан» мәчете (Бестужев ур., 66)

13.«Фатиха» мәчете (Кадыш торак массивы, Рихард Зорге ур., 2а)

14.«Рамазан» мәчете (Окольная ур., 25б)

15.«Мәүлид» мәчете (Залесный торак массивы, Селянская ур., 23)

16.«Әхмәдзәки» мәчете (Залесный торак массивы, Осиновский тыкрыгы, 16а)

17.«Җомга» мәчете (Юдино торак массивы, Ильич ур., 4)

«Гаризалар кабул итәбез»

Бүгенге көндә корбан чалырга гаризалар кабул ителә. Теләкләре булганнарга корбан чалырга барлык мөмкинлекләр тудырабыз, ярдәм итәбез. Аллаһы Тәгалә кабул итеп алсын иде. Корбан гаете мәчеткә бару, корбан чалуга гына бәйле түгел. Бәйрәмнән соң, иншәАллаһ Республикабызның шәһәрләрендә, районнарында, мөхтәсибәтләребездә халкыбыз, гаиләләребез, балаларыбыз өчен бик күркәм чаралар оештырылачак, – диде Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров.

Казанда 27 майда Корбан бәйрәме уңаеннан гомумшәһәр күләмендә «Корбан-фест» гаилә бәйрәме узачак. Ул «Елмай» балалар паркында 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр барачак. Кунакларны сәхнәдә оештырылган программа, төрле уеннарны үз эченә алган балалар зонасы, тарихи реконструкция элементлары булган арт-постановка (урам театры), мастер-класслар, ярминкә һәм ачык һавада фуд-корт көтә.

Хаҗга бару

Шулай ук, Равил хәзрәт Татарстаннан хаҗга баручыларның беренче дүрт төркеме 16 май көнне кузгалачагын әйтеп китте.

Төркемнәрдә 50 кеше чамасы, аларны гарәп телендә аралашкан, Согуд Гарәбстанының- кануннарын белгән хәзрәтләр алып барып, барысын да аңлатачаклар. Хәзрәтләр хаҗиларны өйрәтеп, тәрбияләп торса, 20 табибыбыз аларны карап, кирәк булса, ярдәм күрсәтеп, дарулар белән тәэмин итәчәк. 17 майда сәфәргә Татарстаннан хаҗ кылучыларның 450 кешедән торган иң зур төркеме кузгалачак, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Корбан чалу өчен нисаб күләме турында Булат хәзрәт Мөбарәков сөйләде.

Татарстан мөфтиятенең казыйлар һәм галәмәләр шураларының бердәм карары белән, корбан чалу өчен нисаб күләме әҗәтләр һәм чыгымнардан тыш, 100 мең сум күләмендә билгеләнде. Ул 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 100 мең сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбури. Монда сүз акча турында гына түгел. Әгәр кешенең кулланмый торган 100 мең сумлык милеге булса да, ул корбан чалырга тиеш. Монда без мөселман хатын-кызын һәм ир-атын күз алдында тотабыз, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар