Музыкаль мәйданга Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева һәм аларның кызлары Таңсылу башкаруында «Калсын күңел яшь булып» дигән җыр чыкты. Иҗади гаилә җырны тамашачыга үзенчәлекле итеп тапшырырга уйлаган.
Яңа җырның авторлары – Айдар Минһаҗев һәм Илдус Давлянов.
Тамашачы яңа җырны күпсанлы смайликлар белән хуплаган.
«Кирәк түгел, кирәкмидер
Яшәүләре ашыгып.
Берәү генә бит ул гомер,
Калсын күңел яшь булып.
Кирәк түгел, кирәкмидер
Яшәүләре ашыгып.
Ничә яшьләргә җитсәк тә,
Калсак иде яшь булып...»