Шагыйрь Булат Ибраһим белән аның тормыш иптәше Альбина икенче тапкыр әти-әни булу бәхетенә ирешкәннәр. Ибраһимовлар гаиләсендә кыз бала дөньяга аваз салган. Булат белән Альбина бер кыз үстерә иде инде, хәзер гаилә тагын да тулыланган.
Әти кеше сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу мизгелләрен күрсәтеп, тормыш иптәшенә: «Рәхмәт, кадерлем», – дип матур сүзләр язып калдырган социаль челтәрләрдә.