news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Ибраһим: «Без кайгы дип кайгырганнар кайгы булмаган икән ул»

Шагыйрь бүгенге вазгыять турында шигырь язган.

news_top

Без кайгы дип кайгырганнар 
Кайгы булмаган икән ул, 
Кайгы булмаган икән. 
Шау чәчәктә булган гөлләр 
Көз дип сулмаган икән ул, 
Көз дип сулмаган икән. 
 
Әбинең әйткән сүзләре 
Уен булмаган икән ул, 
Уен булмаган икән. 
Гөрләп үскән алмагачны 
Кырау сукмаган икән ул, 
Кырау сукмаган икән. 
 
Саубуллашу һәм хушлашу – 
Икесе ике икән ул, 
Икесе ике икән. 
Без яңгыр дип йөргән сулар 
Яңгыр булмаган икән ул, 
Яңгыр булмаган икән. 
 
Булат Ибраһим

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар