Булат Җиһаншинның икенче улы туган
Җырчы инстаграм дусларыннан да сөенеч алган.
Җырчы Булат Җиһаншинның икенче улы дөньяга килгән.
«Сөбханаллаһ, икенче улыбыз туды бүген. Сәламәт, акыллы, тәүфыйклы, бәхетле бул, балам», — дип сөенече белән уртаклаша ул инстаграм сәхифәсендә.
Булат Җиһаншин тагын бер егет бүләк итүе өчен тормыш иптәше Әлфирәгә рәхмәт белдерә.
«Сөенечле хәбәр. Котлыйбыз. Бәхетле бала булсын, тигезлектә үстерегез»; «Иманлы бала булсын, гаиләгезгә тагын да нур өстәсен», — дип тәбрик иткәннәр Булатны инстаграм дуслары.