Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Җиһаншин җырының аяныч язмышы турында: «Хит-парадта смс килүне туктаттылар»

Булат татар эстрадасының иң текә җырларының берсе - «Мең мәртәбә»нең аяныч язмышы турында язган һәм тамашачысына аның яңа вариантын тәкъдим иткән.

news_top_970_100
Булат Җиһаншин җырының аяныч язмышы турында: «Хит-парадта смс килүне туктаттылар»
https://www.instagram.com/bulat.ziganshin/

Булат Җиһаншин инстаграм сәхифәсенә үзенең иң популяр җырларының берсе булган «Я, хуш, сау бул» җырының тарихын язган.

«Әйе, бу җыр эстраданың иң текә җырларының берсе. Татарның беренче RnB җыры булган өчендер, бәлки. Шулай ук телефоннар шалтыравына еш куелгангадыр.

Техник хисаплар буенча, Салаватның «Салкын чәй» җыры беренче иде ул чакларда. Бу җырым аны да күпкә узып китте. Салават абый, гафу.

Бер кызыклы моментны сөйлим сезгә бүген.

Клип төшереп, телевидениегә хит-парадка куйгач — смслар белән шул хәтле күп тавыш җыйды ул җыр. Смсларны санап баручы техник хезмәткәрләр атна саен мине котлыйлар иде. Хәтта ничә ай узып, хит-парадта бу җырның урыны инде төшә башлагач та, егетләр миңа шалтыратып: «Булат, котлыйбыз, син кабат беренче», — дип әйтәләр иде. Шунда мин шикләнә башладым.

«Ничек? Хит-парадта төшә бит», — дим. «Юк, менә кара, син беренче», - дип кәгазьләрен күрсәттеләр. Чыннан да, җырым инде бериничә ай рәттән беренче урында бара иде.

Шунда мин бу илдә дөреслек юк бит инде ул дип көлдем.

Бу хәлне белүемне сизгәч, минем җыр өчен смс килүне туктаттырганнар. Менә шундый хәлләр дә була ул, дуслар. Ләкин мин бит дөресен һәм кем сүндерттергәнен дә беләм.

Хәзер бу җырның яңа һәм элекке вариантларын барлык музыкаль мәйданнарда тыңлый аласыз.

Розалия Нургалиева сүзләре, Булат Җиһаншин музыкасы һәм аранжировкасы. Элек җырның исеме «Мең мәртәбә» иде», — дип язган ул.

«Көчле җыр иде», «Чыннан да бик шәп җыр», «О, мин бу җырны беркайчан да онытмам. Булат Җиһаншин дип шашып йөри идем ул вакытта. «Баскан кызларына» дип язылган автографлы диск та алып кайттың әле безгә Казаннан, аптырата торгач. Эх, рәхәт чаклар. «Диңгез» җырын һаман да тыңлыйм. Элек «Татар радиосы“нда татарча дискотека була иде. Гел шул җырны көтеп утыра идем», — дип комментарийлар язганнар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100